Әлшәй хәбәрләре
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Демография
18 октябрь 2018, 02:00

Тиз үзгәрүчән ай

Көзнең беренче ае – сентябрь безгә җылы, матур көннәр, яңгырлар, челтәрле көмешсу пәрәвезләре белән “әбиләр чуагы”н да бүләк итте.

Элек-электән туйлар нәкъ шушы айда күпләп үткәрелгән, чөнки сентябрьдә мул уңыш китергән җәй тәмамлана һәм ул кышны туендыручы дип исәпләнгән. Әллә борынгы гореф-гадәтләргә ышанып, әллә башка сәбәпләр белән, районыбызда да шушы вакыт аравыгында 29 пар никахын теркәгән, бу узган ел дәрәҗәсенә карата 12гә күбрәк. Аерылышулар саны кимегән (14), былтыр - 16.

Соңгы айлар белән чагыштырганда, сентябрьдә малайлар күбрәк туган (19), кызлар – 18. Бер ана яңа туган сабыена Гор дип исем биргән. Ул борынгы славяннарда популяр булган, бу исемне малайларга көчле рухлы һәм сәламәт булып үссен дигән ышаныч белән кушканнар.

Сентябрьдә бездә шулай ук Лев, Лукьян, Әхмәт, Таһир, Айзиләләр дөньяга килгән. Иң популяр исемнәр - Кирилл, Ясминә, Амелия, Эмилия, Морат, Арслан.

10 гаиләдә – беренче, 16сында икенче сабыйлары туган, 9ында – өченче, икесендә дүртенче балалары дөньяга аваз салган.

Астрологлар фаразлавынча, елның бу алтын аенда туган балалар тыныч һәм кызыксынучан, әмма, сентябрьгә охшап, тиз үзгәрүчән холыклы була. Кызлар үссүзле булулары белән аерылып тора. Әйткәндәй, алар да башка кызлар кебек, матур кием һәм игътибар үзәгендә булырга ярата. Малайларда балачактан ук тормышка оптимистик караш формалаша.

Зодиак билгеләренең батыр һәм игелекле сакчысы – Эт көчсез һәм нахакка җәберләнгәннәрне якларга һәрвакыт әзер. Бу сыйфатлар Сары Эт елында туган балаларга да хас.

Кызганычка каршы, сентябрьдә 20 ир һәм 15 хатын-кыз бакыйлыкка күчкән. Йөрәк-кан тамырлары һәм онкологик авырулар үлемгә китерүче төп сәбәпләр булып тора.

Ирина ВЛАДИМИРОВА.
Читайте нас: