Әлшәй хәбәрләре
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Демография
16 ноябрь 2018, 02:00

Көз – туйлар мәле

Элек-электән көзнең икенче ае булган октябрьне, быелул безне җылы көннәре, һаман да яшел үләннәре һәм соңгы чәчәкләре беләншатландырды, туйлар ае дип йөрткәннәр.

Биш ел тату гомер кичергән парлар – агач, 15 ел – пыяла, 25 ел – көмеш, 50 ел – алтын туйларын үткәргән.

Безнең көннәрдә дә бик күп туй йолалары сакланып калган. Районның ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре дә тантаналы шартларда алтын һәм бриллиант юбилярларны, яңа өйләнешкән яшьләрне котлап, аларга озын, бәхетле тормыш тели.

Октябрьдә бездә 24 пар никахка кергән. Кызганычка каршы, 15 гаилә аерылышкан. Ел башыннан октябрь ахырына кадәр барлыгы 138 никах таркату турында акт язмасы теркәлгән (бу үткән елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 9га күбрәк), 240 пар(+36) никахка кергән. Шушы вакыт эчендә быел 315 бала (2017 елда – 344) туган, 518 кеше (былтыр 539) вафат булган.

Кызганычка каршы, октябрьдә эшкә сәләтле һәм пенсия яшендәге 55 кеше якты дөнья белән хушлашкан. Үткән елның шушы ук аенда – 50 кеше.

Бу айда 32 сабый – 15 малай һәм 17 кыз дөньяга килгән, былтыргыгы караганда 5кә кимрәк. 11 гаиләдә – беренче, 12сендә – икенче, өчесендә – өченче, икесендә – дүртенче һәм өч гаиләдә бишенче балалары туган.

Яңа туган сабыйлар арасында Карина, Дарья, Диана, Эмилия, Артем, Богдан кебек исемнәр популяр. Сирәк булса да Айлин, Данияр, Платон, Валерия исемнәре дә очрый.

Ирина ВЛАДИМИРОВА.
Читайте нас: