Әлшәй хәбәрләре
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Демография
16 гыйнвар 2019, 02:00

Үз бәхете белән тусын һәр сабый

2018 ел да тарих төпкеленә китте. Шушы вакыт эчендә райондагы демографик хәл турында безгә район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Лариса Сафина бәян итә.

2018 ел да тарих төпкеленә китте. Шушы вакыт эчендә райондагы демографик хәл турында безгә район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Лариса Сафина бәян итә.


-2018 елда районда 364 бала дөньяга килде (2017 елда – 418). Алар арасында 7 игезәк тә бар. 106 гаиләдә - тәүге сабыйлары,124ендә - икенче, 98 гаиләдә - өченче, 30ында - дүртенче, 6 гаиләдә бишенче һәм арытабангы балалары туган. 2017 ел белән чагыштырганда былтыр балалар саны 54кә азырак булды. Сабыйларга Зәйнәп, Сәйдә, Айдана, Осман, Мелания, Стефания, Надир, Умар кебек сирәк очрый торган исемнәрне дә кушалар. Артур, Милана, Арина, Булат һәм Радмир исемнәре һаман да популяр булып кала. Үлем турында 617 акт язмасы (2017 елда – 627) тутырылды. 349 ир һәм 268 хатын-кыз вафат булды, шуларның 227се - 80 яшьтән өлкәнрәкләр. 28 кеше – фаҗигале рәвештә һәм 20 кеше алкоголь белән агуланып вафат булды.

Барлыгы 261 пар законлы никахларын теркәде (2017 ел белән чагыштырганда 30га күберәк). Бер пар – 16 яшькә кадәр, 4 пар 18 яшькә кадәр гаилә корды, БДБ илләре гражданнары белән - 11, чит ил гражданнары белән 6 никах теркәлде. 161 пар никахларын таркатты (2017 елда – 155). Аларның дүрт пары - бер елдан азырак, 57 пар - бер елдан биш елга кадәр, 42 пар – алты елдан 10 елга кадәр, 33 гаилә пары 11 елдан 15 елга кадәр бергә яшәгән.

Әтилекне билгеләү буенча 2017 елда 47 гариза бирелгән булса, 2018 елда шушы сорау белән 56 кеше мөрәҗәгать итте. Уллыкка алу турында 8 (2017 елда – 16) гариза теркәлде.

Күркәм гаилә юбилейларын билгеләүчеләр безгә елдан-ел күбрәк мөрәҗәгать итә. Былтыр ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре алтын һәм гәүһәр туйларын билгеләгән 33 гаилә парына тантаналы шартларда Башкортстан Башлыгы исеменнән бүләкләр тапшырды.

-Лариса Тәминдар кызы, гәзит укучыларыбыз һәр айга демографик хәл турында мәгълүматны түземсезлек белән көтеп ала. Декабрь ае әлшәйлеләр өчен ничек булды?

-Бу айда 114 гражданлыҡ хәле акты төзелде. 22 бала – 13 кыз һәм 9 малай дөньяга килде. Кызганычка каршы, 50 кеше гүр иясе булды. 28 пар законлы никахка керде. 9 гаилә пары никахларын таркатты.

-2018 елда кемнәр күбрәк туды?

-Кызлар. 186 кыз һәм 178 малай дөньяга килде. Быел, бәлки, көчле зат вәкилләре күбрәк булыр. Ничек кенә булмасын, ел барыбыз өчен дә уңышлы булсын, һәр сабый үз бәхете белән тусын.


Демографик хәлне Ирина ВЛАДИМИРОВА ачыклады.
Читайте нас: