Әлшәй хәбәрләре
-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Демография
13 март 2019, 02:00

Исемең шәп булсын, җисемеңә тап килсен!

Ап-ак карлы кышның февраль ае да тамамланды, бу чорда ата-аналар сабыйларына нинди исемнәр сайлаган соң?

Ап-ак карлы кышның февраль ае да тамамланды, бу чорда ата-аналар сабыйларына нинди исемнәр сайлаган соң?
Кайберәүләр балаларына Эдгар дигән исемне сайлаган, ул борынгы инглиз теленнән, “уңышлы яки бай яугир” дигәнне аңлата. Икенчеләр кызларына Варвара дип кушкан. Астрологлар фаразлавынча, бу исем бик күп яхшы сыйфатларны үз эченә ала. Әмма бөтен нәрсә, әлбәттә, тәрбиягә бәйле. Гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә Илсинә “ил рухы, күркәмлек” дигәнне аңлата. Кызларга да, малайларга да кушылган Ранель (Аллаһ бүләге) исеме исә, Ленар исемен кирегә әйләндерү нәтиҗәсендә барлыкка килгән дип фараз ителә. Бу исем хуҗасы куелган максатына ирешү өчен бөтен тырышлыгын салачак.
Күп тә үтмәс, февраль аенда якты дөньяга аваз салган 16 кыз һәм 15 малай (ел башыннан – 61 сабый) – Ранель, Илсинә, Ленар, Варвара, Эдгар, шулай ук Ризван, Рөстәм, София, Элина һәм Тимур туган Әлшәй җиреннән атлап та китәр. Бу айда алты гаилә пары никахка кергән (былтыргыга караганда - 8гә азрак). 11 гаилә аерылышкан (2018 елда – 16). Вафат булу турында 41 акт язмасы төзелгән. Гыйнвар-февраль айларында 91 кеше якты дөнья белән хушлашкан. Уллыкка алу турында – 1, исемне үзәртү хакында 2 язма теркәлгән.
Ирина ВЛАДИМИРОВА.
Фото: Яндекс
Читайте нас: