Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Демография
20 июнь 2019, 02:00

Туым арта

Биш айда республиканың тугыз районында туымныңартуы күзәтелә. Шунысы шатлыклы, алар арасында Әлшәй районы да бар.

Биш айда республиканың тугыз районында туымның артуы күзәтелә. Шунысы шатлыклы, алар арасында Әлшәй районы да бар. БР юстиция эшләре буенча дәүләт комитеты мәгълүматларына ярашлы, бездә туымның артуы 6,5 процент тәшкил итә.


Үткән ай да шатландырды. Әгәр 2018 елның маенда районда 30 сабый дөньяга килсә, бу айда инде алар 38 (20 кыз һәм 18 малай) бала тәшкил итте, дип хәбәр иттеләр ЗАГС бүлегендә. Һаман да София, Никита, Эмиль исемнәре популяр булып кала, шулай ук Есения, Сабира һәм Эйнар исемнәрен сайлаучылар арта бара.

Вафат булучылар саны да кимеде. Майда 47 әлшәйле (былтыр – 56) бакыйлыкка күчкән, аларның 20се – ирләр һәм 27се хатын-кызлар.


Ә менә яшьләр ни өчендер өйләнешергә теләми. Нибары 7 пар рәсми рәвештә никахларын теркәгән (былтыр майда алар 16 булган). Кызганычка каршы, шулай ук 7 гаилә таркалган. 11 кеше әтилекне билгеләүне сорап мөрәҗәгать иткән.


Зилә ВӘЛИУЛЛИНА.
Фото: Яндекс.
Читайте нас: