Әлшәй хәбәрләре
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Демография
24 октябрь 2019, 02:00

Туым, үлем, аерылышулар

Республика Хөкүмәтендә үткән киңәшмәләрнең берсендә төбәк җитәкчесе демография мәсьәләләренә, беренче чиратта туымның кимүенә аерым игътибар итәргә кирәклеген билгеләде.

Республика Хөкүмәтендә үткән киңәшмәләрнең берсендә төбәк җитәкчесе демография мәсьәләләренә, беренче чиратта туымның кимүенә аерым игътибар итәргә кирәклеген билгеләде.



Туымның һәм халык санының кимүе аеруча борчылу тудыра. Бу мәсьәләләрне хәл итү юллары “Демография” гомумдәүләт проектына кертелгән.


Без Әлшәй районында демографик хәл турында ЗАГС бүлеге җитәкчесе Лариса САФИНА белән әңгәмәләшәбез.


-Лариса Тәминдаровна, районыбызда бу җәһәттән хәлләр ничек?


-Өченче кварталда 89 сабый – 51 малай һәм 38 кыз туды. 145 кеше – 75 хатын-кыз һәм 70 ир-ат вафат булды. Шуны әйтергә кирәк, быел без авыл Советлары буенча аерым авылларда туым һәм үлем очраклары буенча хәлнең ничек торуын ачыклау өчен мониторинг үткәрдек. Тугыз ай эчендә Раевка авыл биләмәсендә - 141 бала, Шафранда – 21, Кармышта – 12, Кызыл авыл биләмәсендә 10 сабый дөньяга килгән. Иң түбән күрсәткечләр - Никифар һәм Гәйнәямак авыл Советларында (3әр), Мәндән һәм Нигъмәтулла авыл Советларында (2шәр бала).


Бу вакыт эчендә Раевка авыл биләмәсендә иң күп үлем очрагы теркәлгән – 173 кеше вафат булган, шуның 87се – авыру буенча. 36 кешенең үлеменә – онкологик авырулар, 20сенең – шикәр диабеты, 5сенең – ВИЧ-инфекция, 3сенең – юл-транспорт вакыйгасы, 2 кешенең үлемендә исерткеч эчемлекләр белән агулану сәбәпче булган. Шулай ук Шафран авыл Советында – 38, Әбдрәшиттә – 25, Аксенда – 22, Кармыш һәм Трунтаишта – 15әр, Гәйнәямак, Түбән Әүрез һәм Слакта 14әр үлем очрагы теркәлгән. Ибрайавыл Советында 3 кеше вафат булган, 8 бала туган.

Быел 1 гыйнвардан 30 сентябрьгә кадәр районда туу турында 263 гражданлык акты теркәлгән (вафат булу турында – 423). 2018 елда – шул нисбәттә 283 һәм 463. Бу вакыт эчендә быел 154 пар никахка кергән (114е аерылышкан), 2018 елда – 216 (123).


- Быел августта һәм сентябрьдә ничә сабый дөньяга килгән соң?


- Җәйнең соңгы аенда 29 бала туган. Сентябрьдә алар саны - 30 (13 кыз һәм 17 малай). Шулай да 2018 ел белән чагыштырганда быел сентябрьдә 5 балага азрак. Вафат булучылар быел – 43, былтыр 35 булган. Никах теркәү белән дә шундый ук хәл күзәтелә. 2018 елда 31 пар никахка кергән, 2019 елда – 21. Быел - 9, былтыр 14 гаилә пары аерылышкан.


-Хәзер күпләр сирәк очраган, матур исемнәр кушалар. Бу чорда ата-аналар сабыйларына нинди исемнәр сайлаган?


-Кызлар арасында Мәдинә, Амалия, Ләйлә, Рада, Айлин, Надира кебек сирәк очраган исемнәр бар. Көчле затлар арасында Артем, Марк, Виктория, Есения, Андрей, Алмаз, Лев, Булат исемнәре популяр булып кала. Уфада исә, соңгы арада Артем, Тимур, Әмир, Егор, Кәрим, Алан, Ислам, Таһир исемнәре киң таралган. Кызлар арасында Арина, Софья, Виктория, Әминә, Сабина һәм Мәдинә исемнәренә өстенлек бирелә.


-“Демография” гомумдәүләт проекты пенсия алды яшендәгеләргә эшкә урнашу мәсьәләләрен, шулай ук яшь гаиләләрнең проблемаларын хәл итәргә ярдәм итәр, гомумән республикада һәм районда демографик хәл яхшырыр, дип ышанабыз. Ә Сезгә, Лариса Тәминдаровна, кызыклы әңгәмәгез өчен рәхмәт.


Ирина ВЛАДИМИРОВА әңгәмәләште.


Фото:pixabay.com

Читайте нас: