Әлшәй хәбәрләре
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Демография
14 ноябрь 2019, 02:00

Көләч кояш нурлары һәр йортта балкысын

Көз – муллык ае гына түгел, туйлар чоры да.

Көз – муллык ае гына түгел, туйлар чоры да. Чуак көзләргә ямь өстәп, машиналарга төрле шарлар тагып, урам буйлап үткән яшьләрнең туй тантанасына сокланабыз, яшьләр бәхетле, корган нигезләре ныклы булсын, дип теләкләр телибез. Ә безнең районда туйлар гөрлиме соң? Статистикага күз салыйк.
Октябрь аенда районда 14 пар законлы никахка кергән, бу 2018 елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 3кә азрак. Шулай ук 14 пар (2018 елда – 15) аерылышкан. Узган ел белән чагыштырганда вафат булучылар саны кимегән. Бу айда 44 кеше дөнья куйган, шуларның 25е - ирләр, 19ы – хатын-кызлар (2018 елда – 55). Үлем сәбәпләре булып йөрәк-кан тамырлары һәм шикәр диабеты авырулары тора.
Өч кеше район ЗАГС бүлегенә - әтилекне билгеләүне, алты кеше исем алмаштыруны сорап мөрәҗәгать иткән. Бу айда 12 кыз, 10 малай дөньяга килгән, аларга ата-аналары Айдан, Ранэль, Асель, Нурзәлия, Карина, Мария, Амалия һәм Виктория исемнәре биргән.
Ә безнең республикада 15 гаиләдә яңа туган малайларга төбәк Башлыгы хөрмәтенә Радий дип исем биргәннәр, ул борынгы грек теленнән тәрҗемә иткәндә “кояш нуры” дигәнне аңлата. Мондый исем йөреткән сабыйлар киләчәктә тормышта күп нәрсәгә ирешәчәк, дип өметләнә ата-аналары.
Без дә яңа туган сабыйларның, нинди исемле булуларына карамастан, көчле, кыю, акыллы, изге күңелле һәм сәламәт булып үсүләрен телибез.
Ирина ВЛАДИМИРОВА.
Фото: Яндекс
Читайте нас: