Әлшәй хәбәрләре
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Демография
17 гыйнвар 2020, 16:35

Тимур, Артем, Арина, Ева, Ралина...

Бер елны озатып, икенчесен каршы алдык, хәзер инде йомгак ясар вакыт җитте.

Бер елны озатып, икенчесен каршы алдык, хәзер инде йомгак ясар вакыт җитте. Райондагы демографик хәл белән гәзит укучыларыбыз, шулай ук бөтен әлшәйлеләр һәрвакыт кызыксына. Шушы мәсьәлә белән без район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Лариса САФИНАга мөрәҗәгать иттек.
- 2018 елда районда 364 бала – 186 кыз һәм 178 малай дөньяга килде. Алар арасында 7 игезәк тә бар. Былтыр 338 бала – 167 кыз һәм 171 малай, шул исәптән 5 игезәк якты дөньяга аваз салды. Гаиләләрдә тәүге балалар саны – 102, икенче бала – 120, өченче – 81, дүртенче – 23, биш һәм арытабангы балалар – 12. Ничек кенә күңелсез булмасын, сабыйлар 2018 ел белән чагыштырганда 26га азрак туган. Әгәр авыл биләмәләре буенча йомгак ясасаң, туым буенча иң югары күрсәткеч Раевка авыл Советында теркәлгән – 182 бала. Арытабан Шафран авыл Советы – 30, Кармыш – 15, Ибрай – 12, Кызыл – 11, Аксен, Кыпчак-Аскар – 8әр, Әбдрәшит – 10, Түбән Әүрез, Трунтаиш, Чебенле – 7шәр, Казанка – 6, Воздвиженка, Зеленый Клин, Никифар, Слак – 5шәр, Ташлы – 4. Ә туым буенча иң түбән күрсәткеч Гәйнәямак, Нигъмәтулла авыл Советларында теркәлгән, аларда – 3әр һәм Мәндән авыл биләмәмендә 1 бала туган.
Соңгы елларда аерылышучылар саны арта. Аларның 40 процентка кадәргесе бер елдан биш елга кадәр бергә яшәгән яшь гаиләләр. Әгәр 2018 елда 161 никах таркатылса, 2019 елда – 165. Уртак балалары булмаган гаилә парлары арасында (икесенең дә ризалыгы белән) никах таркатулар саны да күбәйгән. 28 яшьтән 45 яшькә кадәрге ирләрнең 55 проценты һәм хатын-кызларның 58 проценты үз никахларын таркаткан. 11 гаилә пары – бер елдан, бер елдан биш елга кадәр 40 пар, 44 гаилә пары 6 елдан 10 елга кадәр, 55 гаилә пары15 һәм аннан да күбрәк ел бергә яшәгән. Әтилекне билгеләү очраклары да арткан.
Озак еллар бергә яшәгән гаилә юбилярларыннан да мөрәҗәгатьләр күп килә. Былтыр тантаналы шартларда без бриллиант туйларын билгеләгән – 8, алтын туйларын бәйрәм иткән 42 гаилә парын бүләкләдек. 2018 елда исә алар шул нисбәттә 5 һәм 29 пар булды.
Ә менә былтыр 210 пар законлы никахка кергән, 2018 елда – 261. Гражданнарның 70 проценты 30 яшькә кадәр никахка керергә һәм бала табарга өлгерә. Ирләрнең 53 проценты 25 яшьтән алып 34 яшькә кадәр, хатын-кызларның 47 проценты 18 яшьтән 24 яшькә кадәр никахларын теркәгән. Ир-егетләрнең 19 проценты һәм хатын-кызларның 16 проценты өлкәнрәк яшьтә кияү һәм кәләш булган. Быел уллыкка алу турында 5 гариза (2018 елда – 8) һәм исем алмаштыру турында12 (2018 елда – 16) гариза тапшырылды.
-Лариса Тәминдәр кызы, нинди исем сайлаулары турында да әйтеп үтегез әле. Бүген аларның кайсысы модада?
-Амалия, Тимур, Арина, Ева, Артем һәм Ралина исемнәре популяр булып кала. Реналь, Арыслан, Алан, Алихан, Мәрьям һәм Элиза исемнәрен сирәк кушалар. Ә 2018 елда әлшәйлеләр улларына күбрәк Артур, Булат, Радмир, ә кызларына Милана исемен сайлады. Зәйнәп, Сәйдә, Айдана, Осман, Мелания, Стефания, Надир һәм Умар исемнәрен сайлаучылар аз булды.
-Кайбер гаиләләргә сабый тууы белән шатлык килсә, кызганычка каршы, икенчеләренә якыннарын югалту кайгысын кичерергә туры килә...
-Ничек кенә аянычлы булмасын, 2019 елда 557 кеше (303 ир һәм 254 хатын, 2018 елда – 617 кеше) вафат булды. Аларның күбесендә үлем сәбәпләре булып кан әйләнеше системасы авырулары тора. Икенче урында – онкологик чирләр һәм арытабан нерв системасы, тын юллары һәм ашказаны-эчәк авырулары килә. 2 кеше – юл транспорт фаҗигасы корбаны булды, тагы 2 кеше суга батты, 4 кеше исерткеч эчемлектән агулану сәбәпле дөнья куйды.
Читайте нас: