Әлшәй хәбәрләре
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Демография
20 гыйнвар 2020, 11:55

Ана капиталы бирү - хәерчелек үрчетү?

Алена Водонаева популярлыгын югалта бара. Һәр “йолдызлы шәхес” кебек үк ул да сүнеп барган учакны дөрләтер өчен барлык мөмкин чараларны кулланырга булган, ахрысы.

Алена Водонаева популярлыгын югалта бара. Һәр “йолдызлы шәхес” кебек үк ул да сүнеп барган учакны дөрләтер өчен барлык мөмкин чараларны кулланырга булган, ахрысы.
Күптән түгел ул үзенең инстаграм битендә президент Владимир Путинның беренче бала туган очракта ана капиталы түләү карарын тәнкыйтьләп чыккан. “Демографик проблема ана капиталына түгел, ә русиялеләрнең яшәү дәрәҗәсенә бәйле. Һәм беренче балага ана капиталы түләү илдә хәерчелек үрчетү”, дип исәпли телетапшырулар алып баручы ханым. Аның бу сүзләре русиялеләрне битараф калдырмады. Шактый кызу бәхәс купты. Водонаеваның бу постына карата президент та үз фикерен әйтте. Владимир Путин балалы яшь гаиләләргә ярдәм күрсәтергә кирәкми дип уйлаучыларны “әхлакый “уродлар” дип атады. Аналарга ана капиталы тиеш. Аны гадиләштереп кенә калмаячаклар, ә түләнү очраклары да киңәйтеләчәк”, - дип белдерде Владимир Владимирович. Автор : Ибрагимова Эльмира.
  • Читайте нас: