Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Демография
17 февраль 2020, 12:35

Сабыйлар күбрәк тусын

Әйе, дуслар, кәбисә елының беренче ае – гыйнвар бик үк куанычлы булмады, кызганычка каршы, үлем туымнан артып китте.

Әйе, дуслар, кәбисә елының беренче ае – гыйнвар бик үк куанычлы булмады, кызганычка каршы, үлем туымнан артып китте.
Районда 35 сабый – 18 кыз һәм 17 малай дөньяга килде, 25 ир-егет һәм 26 хатын-кыз вафат булды.Үлем очракларының сәбәбе булып йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары тора.
12 пар никахларын теркәде, 18е аны таркатты. Үз исемен үзгәртергә теләүчеләр табылмады. Ә менә дөньяга яңа туган сабыйлар арасында бу юлы Милена, Злата, Ева, Динис, Динислам, Арыслан, Глеб исемнәре популяр булды. Нурлан, Рамин, Альмира, Ирида, Эдуард, Анна, Ридан, Азамат һәм Стефания исемнәрен сирәк сайлаганнар.
Республикада бу айда 50 (!) игезәк туган. Ә яңа елның тәүге сәгатьләрендә 54 бала – 25 малай һәм 29 кыз дөньяга килгән, дип хәбәр итә республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы. Ил Президенты Владимир Путинның Яңа ел белән котлавыннан соң сәгать 12не сукканда дөньяга килгән беренче кыз, башка сабыйлар кебек үк, әти-әнисе өчен көтеп алынган бүләк булды.
“Демография” милли проекты кысаларында Башкортстанда дүрт төбәк программасы тормышка ашырыла. Алар – “Балалары туган гаиләләргә финанс ярдәме”, “Хатын-кызларны эш белән тәэмин итүгә булышлык итү – өч яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү шартларын тудыру”, “Өлкән буын”, һәм “Эш урыннарын булдыруга булышлык итү һәм хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү өчен хезмәт базары нәтиҗәлелеген арттыру” проектлары. Бу программаларны уңышлы гамәлгә ашыру төбәгебездә туым санын арттыру мөмкинлеге бирер һәм дистәләгән нәни әлшәйлеләр дөньяга аваз салыр, дип ышанасы килә.
Читайте нас: