Әлшәй хәбәрләре
+29 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Демография
16 апрель 2020, 13:50

Сабыйлар бәхетле гаиләләрдә үссен

Кыш белән хушлашып, назлы язны шатланып каршы алдык.

Кыш белән хушлашып, назлы язны шатланып каршы алдык. Сөенечләре һәм көенечләре, якты өметләре һәм сагыш-борчылулары белән яңа елның өч аен да үткәреп җибәрдек.
Традиция буенча без, нәтиҗәләр ясап, сезне, хөрмәтле гәзит укучылар, беренче кварталга туым буенча ЗАГС бүлеге җитәкчесе Лариса Сафина биргән статистика мәгълүматлары белән таныштырабыз.
Әйткәндәй, былтыр һәм быелгы елның да гыйнвар аеннан март ахырына кадәр районда 87 бала – 47 малай һәм 40 кыз туган. 22 гаиләдә – беренче, 30 гаиләдә – икенче, 26сында – өченче, 6 гаиләдә – дүртенче, 3 гаиләдә – бишенче һәм арытабангы сабыйлары дөньяга килгән.
Быел былтыргыга караганда вафат булучылар саны 6га күбрәк. 2019 елның шушы ук чорында 140 кеше дөнья куйса, быел вафат булучылар саны 146га җиткән. Шуларның 72се – ирләр, 74е – хатын-кызлар.
40 гаилә никахын таркаткан (2019 елда - 38). Бер елдан биш елга кадәр бергә гомер иткән – 10 гаилә, алтыдан ун елга кадәр – 14, 11дән 15кә кадәр – алты, 15 елдан артык бергә яшәгән 10 гаилә пары никахын таркаткан.
Әтилекне билгеләү буенча барлыгы 18 акт язмасы теркәлгән, уллыкка алу турында - ике, исем үзгәртү турында ике гариза бирелгән. Әмма, ничек кенә булмасын, иң мөһиме, сабыйлар исән-сау һәм бәхетле гаиләләрдә үссен.
Читайте нас: