Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Демография
20 июль 2020, 16:55

Баһадирлар да туа

Быелгы кәбисә елының беренче яртысында районда 168 сабый – 83 малай һәм 85 кыз дөньяга килгән.

Быелгы кәбисә елының беренче яртысында районда 168 сабый – 83 малай һәм 85 кыз дөньяга килгән.
Коронавирус пандемиясенә карамастан, быел никахка керүчеләр күп – 2019 ел белән чагыштырганда (65) – 76. Никахка керүгә иң күп гаризалар бирү июль, август айларына туры килде, дип хәбәр итә район ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре. Былтыр һәм быел да 71 гаилә пары никахын таркаткан.
Күп балалы гаиләләр саны арткан. Гаиләләрдә күбрәк икенче һәм өченче балалары туган. Июньдә 17 малай һәм 21 кыз дөньяга килгән. Иң зур сабыйның авырлыгы – 4800 грамм, иң бәләкәченең 2250 грамм тәшкил иткән.
Әтилекне билгеләү буенча – 28, уллыкка алу турында – алты, исем үзгәртү буенча дүрт акт язмасы төзелгән.
Яңа туган сабыйлар арасында Әмир, Тимур, Артем, Самира, Милана, Әминә, София, Сафина исемнәре, элеккечә, популяр булып кала. Томирис, Алисия, Елисей, Тигран, Назар дигән гадәти булмаган исемнәр дә кушканнар.
Кызганычка каршы, беренче алты айда 295 кеше (133 хатын-кыз һәм 162 ир-ат) вафат булган, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 16га күбрәк.
Читайте нас: