Әлшәй хәбәрләре
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Демография
20 август 2020, 17:25

Бәхетле мизгелләр күбрәк булсын

Июль аенда 20 яшь пар чәчләрен чәчкә бәйләгән. 17 гаилә никахын таркаткан, моны алар арытабан бергә яшәү мөмкин түгеллеге белән аңлаткан.

ЗАГС бүлеге мәгълүматлары буенча районда ел башыннан июль ахырына кадәр 97 пар никахка кергән, 87 пар аерылышкан. Бу чорда 202 сабый дөньяга килгән, 369 кеше бакыйлыкка күчкән. Кызганычка каршы, үлем туымнан артып киткән. Үткән айда да 74 кеше вафат булган (2019 ел белән чагыштырганда 35 кешегә күбрәк), 34 сабый туган, шуларның 18е - малай, 16сы - кызлар. Әгәр элек кызлар күбрәк туган булса, соңгы айларда малайлар алга чыга.
Күп балалы гаиләләр саны арта, күбрәк икенче һәм өченче балалар дөньяга килгән. Әгәр июнь аенда туган иң зур сабыйның авырлыгы 4800 грамм, иң бәләкәенеке 2250 грамм булһа, июль аенда шул нисбәттә – 4350 һәм 2270 грамм.
Элеккечә яңа туган сабыйлар араһында киң таралган исемнәр булып Тимур, София, Арыслан, Дарина кала. Гадәти булмаган Мират, Алан, Мирослава, Даян исемнәре дә очрый.
Читайте нас: