Әлшәй хәбәрләре
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Демография
7 сентябрь 2020, 16:30

Малайлар ал бирми

Соңгы чорда районда кызларга караганда күбрәк малайлар дөньяга килгән

Соңгы чорда районда кызларга караганда күбрәк малайлар дөньяга килгән
Статистика яхшы нәрсә. Аның ярдәмендә барысын да: сәнәгать, икътисад, төзелеш, мәгариф өлкәсендәге үзгәрешләрне, нәтиҗәләрне барларга була. Ә безне, һәрвакыттагыча, демография мәсьәләләре кызыксындыра, бу юлы да район ЗАГС бүлеге белгечләре шушы сорауга җавап бирергә ярдәм итәр, мөгаен.
Кемнәргә шатлык-куанычлар, кемгәдер кайгы-борчылулар алып килгән җәйнең соңгы ае - август та сизелми генә үтеп тә китте. Бу айда, кызганычка каршы, 29 ир-ат һәм 19 хатын-кыз якты дөньялардан китеп барган. 18 малай һәм 12 кыз дөньяга аваз салган. Аларның күбесе гаиләдә икенче һәм өченче бала булып туган, шулай ук бишенче булып дөньяга килгәннәре дә бар. Иң зур сабыйның авырлыгы 4800 грамм тәшкил итсә, иң бәләкәенеке – 2250 грамм.
Никахка керүчеләр саны арткан. 30 пар мөнәсәбәтләрен законлы рәвештә ныгытса, 21 пар никахын таркаткан.
Ел башыннан алып исем алыштыру һәм уллыкка алу турында - җидешәр, никах таркату турында - 108, никахлашу турында 127 акт язмасы теркәлгән. Бу чорда без 417 әлшәйлене югалттык һәм 132 сабыйның дөньяга килүенә шатландык.
Элеккечә яңа туган балалар арасында Әмир, Тимур, Самира, Милана, Әминә, София, Сафина исемнәре киң таралган. Ә менә Таир, Идел һәм Таира кебек исемнәр сирәк очрый.
Читайте нас: