Әлшәй хәбәрләре
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Демография
15 октябрь 2020, 19:20

Гомер үткән, көзләр җиткән саен Моңсуланып китә күңелләр

Бар дөньяны сары төскә күмеп, табигатькә алтын көз килде.

Бар дөньяны сары төскә күмеп, табигатькә алтын көз килде. Әле күптән түгел генә ямь-яшел булып утырган агачлар сары яфракларын талгын гына җиргә коя. Кызганычка каршы, кеше гомере дә шатлыклы мәлләрдән генә түгел, моңсу мизгелләрдән дә тора.
Районның 80 гаиләсендә 49 ир-ат һәм 31 хатын-кыз вафат булган. Ә 32сендә 16 малай һәм 16 кыз бала дөньяга килгән. Иң зур сабыйның авырлыгы – 4280 грамм, иң кечкенәсе - 1650 грамм. Узган ел сентябрь аенда 13 малай һәм 17 кыз туган. Быел гыйнвар башыннан ай ахырына кадәр районда 264 туу турында акт теркәлгән (үлем турында – 497, 2019 елга караганда 73кә күбрәк). Әлеге чорда 140 гаилә никахларын теркәгән, 123е аерылышкан. 2019 елда – 157 (115).
Яңа туган сабыйлар арасында элеккечә Ислам, Тимур, Әминә, Дарина, Сафина исемнәре популяр. Йосыф, Стефания, Роландо, Дин, Герман, Сәид иң сирәк һәм гадәти булмаган исемнәр булып кала.
Ирина ВЛАДИМИРОВА.
Читайте нас: