Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Демография
6 ноябрь 2020, 12:55

Кәбисә елының октябрь ае ничек килде

Тиз үзгәрүчән көзге һава торышынан күңелне моңсу тойгылар били, район ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре тәкъдим иткән демография буенча чираттагы статистика да һич куандырмый.

Тиз үзгәрүчән көзге һава торышынан күңелне моңсу тойгылар били, район ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре тәкъдим иткән демография буенча чираттагы статистика да һич куандырмый.
Октябрь аенда үлем турында 86 акт язмасы теркәлгән (2019 елда – 55). Барлыгы 42 ир-ат һәм 44 хатын-кыз вафат булган. Ел башыннан октябрь ахырына кадәр – 583 кеше бакыйлыкка күчкән, бу узган ел белән чагыштырганда 115кә күбрәк. 22 сабый – 9 малай һәм 13 кыз (10га азрак) дөньяга килгән.
Никахка керүчеләр саны да кимегән – (14), 2019 елда 24 булган. Быел да, былтыр да 15 гаилә пары никахларын таркаткан.
Яңа туган сабыйларның исемнәренә килгәндә исә, элеккечә, Самир, Айназ, Назгөл, Тимур, Дарина, Сафина исемнәре популяр булып кала. Иллария, Мөслимә, Дилия, Мелисса, Рамин, Сара, Виталина, Тамерлан исемнәре сирәк очрый.
Юстиция эшләре буенча дәүләт комитеты хәбәр итүенчә, 2020 елда республикада яңа туган кызларга Версалия, Веселина, Витэль, Каталина, Кирьяна, Ларина, Мава, Милалика, Руанна, Санти, Саяна, Уралия, Элия кебек гадәти булмаган исемнәр кушканнар. Малайларга исә Биньямин, Ванцетти, Дантес, Зейд, Кавин, Кенан, Лазарь, Лео, Михаэль, Никас, Омур, Рем, Роландо, Ромуаль, Святогор, Стивен исемнәрен биргәннәр.
Бәлки киләчәктә бу сабыйларның кайберсе исем-фамилиясен алыштырырга теләр, ә бүген алар сәламәт булып, әти-әниләрен шатландырып үссен.
Ирина ВЛАДИМИРОВА.
Читайте нас: