Әлшәй хәбәрләре
-2 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Демография
14 декабрь 2020, 19:00

Туым кимеде

Озакламый Күче елының соңгы ае - декабрь дә үтеп китәр, аңа киләсе Ак Үгез елында йомгак ясарбыз.

Озакламый Күче елының соңгы ае - декабрь дә үтеп китәр, аңа киләсе Ак Үгез елында йомгак ясарбыз. Ә хәзер ноябрь ае нәтиҗәләрен барлыйк.
Район ЗАГС бүлеге биргән мәгълүматлар буенча, ноябрьдә үлем турында барлыгы 68 акт язмасы теркәлгән, бу октябрь ае белән чагыштырганда 18гә азрак. 32 ир-егет һәм 36 хатын-кыз якты дөнья белән хушлашкан. Районда 24 сабый – 10 кыз һәм 14 малай туган. Никахлашуларга килгәндә, республикада күпләр COVID-19 белән бәйле хәвефле эпидемиологик хәл килеп туу сәбәпле, алдан билгеләнгән никахлашу датасын күчерергә карар итсә дә, әлшәйнең яшь парлары ЗАГСта тантанасыз теркәлү үтәргә дә риза булган, анда алардан тыш яшьләрнең әти-әниләре һәм фотограф кына катнаша. Шулай итеп, узган айда барлыгы 10 пар мөнәсәбәтләрен законлаштырган. Октябрь аенда мондый парлар 14 булган. Тугыз пар аерылышкан.
Ел башыннан ноябрь ахырына кадәр районда 310 бала туган. 10 баланы уллыкка алганнар. Кызганычка каршы, 651 кеше дөнья куйган (2019 ел белән чагыштырганда 148гә күбрәк). 164 пар никах теркәгән, 147се никахын таркаткан. Әтилекне билгеләү турында - 51, исем алмаштыру турында 10 акт язмасы теркәлгән.
Гадәттәгечә Самир, Ислам, Владимир, Тимур, Ариана иң популяр исемнәр булып кала. Ноябрьдә Мирослава, Кадрия, Алан, Мәдинә, Ильзана кебек гадәти булмаган исемнәр дә кушканнар.
Ирина ВЛАДИМИРОВА.
Читайте нас: