Әлшәй хәбәрләре
-5 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
5 март 2018, 02:00

ТУГРЫ ҖАННАР

Хайван һәм кошлар арасындагы мәхәббәт турында сүз чыкса, аккошларны мисал итеп китерәбез. Дөньяда тугры җан ияләре алар гына түгел икән.Пингвин. Кошлар Антарктиданың кырыс шартларында йөрәкләрендә ялкын саклый алган. Алар гаиләне гомерлеккә төзи, йомырка өстендә чиратлашып утыра, балаларын бергә үстерә.

Хайван һәм кошлар арасындагы мәхәббәт турында сүз чыкса, аккошларны мисал итеп китерәбез. Дөньяда тугры җан ияләре алар гына түгел икән.

Пингвин. Кошлар Антарктиданың кырыс шартларында йөрәкләрендә ялкын саклый алган. Алар гаиләне гомерлеккә төзи, йомырка өстендә чиратлашып утыра, балаларын бергә үстерә.

Аккошлар тугрылыкны гомер буе саклый. Балалары мөстәкыйль тормыш башлагач та, көньякка бергә очалар. Парсыз калган аккошның, ялгызлыкка түзә алмыйча, үз-үзен һәлак иткән очраклар да бар.

Диңгез бөркетләре (орлан). Кош юкка гына АКШның милли эмблемасына кермәгән. Ул парны гомерлеккә сайлый, аны гына ярата.

Альбатрос. Орнитологлар фикеренчә, гаиләнең ныклыгына ата кошларның “командировка”да еш булуы, аларның бик еш аерылып торуы да сәбәпче. Әмма 10 ар айлык сәфәрдән ул гаиләсенә ашыга, парын эзләп таба. Ана кош аны махсус биюе белән каршы ала.

Бүре. Ата бүре парына җил-яңгыр тидерми. Гаиләне үлем генә җимерә ала. Ялгыз бүре калган гомерен парын сагынып үткәрә.

Кондыз. Гаиләдә ана кондыз баш. Аларның тату яшәве тулысынча аның “акыллылыгыннан” тора. Өйне бергә салалар, ерткычлардан да бергә сакланалар. Төрле яшьтәге балаларын да тигез кайгырталар.

Урман күгәрчене (горлица). Урман күгәрчене гел парлы сурәтләнә. Бу кошлар да мәхәббәт һәм тугрылык символына әверелгән.

Төлке. Ана төлке үлсә, атасы пар эзләми. Ә ана төлке ялгыз калмаячак, ул нәселне дәвам итү максатында күпмедер вакыттан башка ата белән парлаша.

Сипуха. Ата кош сайлаган парын бер еллап үзенә карата. Ул арада оя ясый һәм анда күңеле төшкән парны “хуҗабикә” булырга чакыра. Балаларын ашатуны ата кош үз өстенә ала.

"Ирек мәйданы" гәзитеннән.
Читайте нас: