Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
9 апрель 2018, 02:00

18 СӘГАТЬ ТУКТАП ТОРГАН ЙӨРӘК ЯҢАДАН ЭШЛӘП КИТКӘН?!

Бу хәл Франциядә була. Бер ир, абый янына барып кайтам әле дип, чыгып китә, әмма барып җитми.

Бу хәл Франциядә була. Бер ир, абый янына барып кайтам әле дип, чыгып китә, әмма барып җитми.

Аны Орб елгасы буенда һушсыз хәлдә табып алалар. Ир кеше аңын югалткан була һәм йөрәк тибеше дә сизелми. Тән температурасы 22 градусны күрсәтә. Дәваханәдә йөрәгенә массаж ясыйлар. Һәм 18 сәгать туктап торган йөрәк эшләп китә!

Табиблар әйтүенчә, бу ир гипотермия халәтендә булу, ягъни тән температурасы төшү аркасында гына исән кала. “Гипотермия организм эшчәнлеген акрынайта, шул сәбәпле чирнең йогынтысын җиңүгә булыша. Моны үзенә күрә туңу халәте дип тә әйтергә була”, – ди медицина белгече.

Шулай да, 18 сәгать туктап торган йөрәкнең яңадан эшләп китүен гаҗәп хәл дими, башкача ничек аңлатасыз, диләр табиблар.

"Өмет" гәзитеннән.
Читайте нас: