Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
6 август 2018, 02:00

Сөт эчсәң, кәефең күтәрелер!

Быел “Сөт иле – 2018” фестивале Уфада 25 августта Салават Юлаев исемендәге мәйданда узачак. Быелгы ел фестиваленең төп девизы: “Сөт эчсәң, кәефең күтәрелер”.

“Сөт иле” республикада яшәүчеләр һәм кунаклар өчен чын бәйрәмгә әйләнде, аны меңнәрчә кеше түземсезләнеп көтә, дип билгеләде БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. Оештыручыларның төп максаты – бушлай бер стакан сөт, сөтчелек фермасы, сөт кафесы кебек бәйрәмнең традицион чараларын дәвам итеп, фестивальне тагын да кызыклырак итеп үткәрү. Шулай ук “Сыр ясау” семинар-конкурсы да булачак.
Үз хәбәрчебез.
Читайте нас: