Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
6 сентябрь 2018, 02:00

Мобиль кушымта- тормышны яхшырта!

“Юл инспекциясе” проекты күптән түгел “Начар юллар” дип аталган мобиль кушымта уйлап тапты.

“Юл инспекциясе” проекты күптән түгел “Начар юллар” дип аталган мобиль кушымта уйлап тапты. Аның аша люк ачылган юлны, чокыр-чакырларны, эшләмәгән светофорны, юл ремонты барган урамны күзәтергә була. Бу кушымтаны кесә телефонына онлай-кибет аша бушлай кертә аласыз.

Начар күрүче һәм ише¬түче кешеләр өчен Артур Шәйхаттаров мобиль кушымта уйлап тапты. Бу проект Морзе әлифбасы принцибы буенча эшли: кесә телефоны аша җи¬бәрелгән хәбәр кешегә вибрация ысулы белән барып җитә. Аны гамәлгә ашыру өчен Артур быел февраль аенда 500 мең сумлык грантка ия булды. Бу кушымта начар күрүче һәм ишетүче кешеләр өчен аралашуда зур ярдәм була.

“Татар-информ” мәгъ¬лүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, Илдар Фәйзуллин татарлар өчен мобиль кушымта уйлап тапкан.

“Проект татар миллә¬теннән булган кешеләрне берләштерүне, алар өчен мәгълүмати кыр булдыруны, тарихи, рухи, әхлакый байлыкларны саклауны, татар эшкуарларын һәм ком¬панияләрен күтәрүне максат итеп куя”, — ди Илдар Фәйзуллин. Бу кушымта ярдәмендә күп кенә файдалы мәгъ¬лүмат табарга, товар сатуда һәм хезмәтләр күрсәтүдә махсус тәкъ¬димнәр алырга, кызыклы эш табарга, шәһәрдә якындагы милли чаралар турында белергә, татарлар белән танышырга һәм аралашырга мөмкин.

Мобиль кушымталар көндәлек тормышыбызны яхшырта, җиңеләйтә. Сәя¬хәткә чыксагыз, кесә телефоны аша кирәк урыннарны таба аласыз. Тагын да кызыклырак мобиль кушымталар чыгу көтелә. Алар безгә тик файда гына китерер дип өметләник.

Ример НАСРЕТДИНОВ.

Читайте нас: