Кыска вакытта дәвам иткән әбиләр чуагы республикадан китә. 25 сентябрь – бу атнада соңгы җылы көн.
Сишәмбе көнне һава температурасы 23 градускача җылыначак, явым-төшем көтелми. Җил көньяктан, урыны белән көчәючән.
26 сентябрьдә төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак. Җил көньяктан уртача тизлектә. Һава температурасы +8,+13°, таулы районнарда +3°. Көндез кыска вакытлы яңгырлар, республиканың көньяк-көнчыгышында явым-төшем көтелми. Җил төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан уртача, урыны белән көчәючән. Һава температурасы +14,+19°, көньяк-көнбатышта +24°.
Русиянең Гидрометүзәк фаразлары буенча, алдагы көннәрдә һава температурасы 14 градустан күтәрелмәячәк, көн саен кыска вакытлы яңгырлар яумакчы.
1 октябрьдә төнлә кар явуы ихтимал.