Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
9 октябрь 2018, 02:00

Бәхетле гаиләнең сере нәрсәдә?

Калифорния университеты галимнәре гаиләдәге бәхетле мөнәсәбәтләрнең төп билгесен ачыклаган.

Психологлар раславынча, бәхетле парларның төп билгесе – “без” алмашлыгын куллану.

Бу кешеләр арасындагы тыгыз, җылы мөнәсәбәт, партнерлыкны үстерергә теләк, бер-береңә карата ихтирам хисе булу хакында сөйли.

Әлеге күренеш яшь парлар өчен дә, өлкән яшьтәгеләр өчен актуаль.

Аеруча авырлыклар һәм низаг-ызгышлар вакытында “без” алмашлыгын куллану отышлы. Бергәлекне раслаучы гади генә шушы сүз кешеләрне якынрак итә ала.




Фото: pixabay

“Кызыл таң” гәзитеннән.
Читайте нас: