Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
6 ноябрь 2018, 02:00

“СӘХИБҖАМАЛ”ЛАР ЯҢА ҖИТӘКЧЕ САЙЛАДЫ

Уфада Башкортстан татар хатын-кызлары оешмасы җыены үтте.

2001 елда нигез салынган оешма үзенең активлыгы белән аерылып тора, елдан-ел әгъзалары да арта, башкарган эшләре дә күбәя. Отчет-сайлау җыелышын болай зурлап үткәрүләре исә тәүге тапкыр. Соңгы 5 елда “Сәхибҗамал”га Динә Морзакаева җитәкчелек итте һәм үз тирәсенә зыялы, милли җанлы гүзәл затларны туплый алды. “Шагыйрәләр сүзе — җиһан сере” проекты, иҗат әһелләре белән очрашулар, түгәрәк өстәлләр, дини һәм мәдәни чаралар, осталык дәресләре, хәйрия акцияләре — бу чараларның һәркайсы ханым-туташларга гына хас җылылык, хислелек белән башкарып чыгылды. Оешма эшчәнлегенә отчет тотучылар бертавыштан Динә Гайнелбаян кызының үз эшен намус белән башкаруын билгеләп үтте.

Отчет-сайлау җыенында Башкортстан Хатын-кызлар берлеге рәисе Рәшидә Солтанова һәм Бөтендөнья татар хатын-кызлар форумы Бюросы җитәкчесе, Татарстан Республикасының “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова да катнашып, котлау-сәламнәрен җиткерде, бүләкләрен тапшырды.

Бүләкләрнең иң затлысы безнең коллегабыз – “Кызыл таң” гәзите журналисты Резида Вәлитовага тапшырылды. “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен” медален Бөтендөнья татар конгрессы булдырган иде, һәм ул иң милләтпәрвәр, халкы өчен янып эшләүче, зур хезмәтләр күрсәтүче шәхесләргә генә бирелә.

Җыенны рәис урынбасары Зәлия Ахунова бик эшлекле рәвештә алып барды. Халисә Мөдәрисова, Лилия Сәгыйдуллина, Фатыйма Фаткуллина, Розалия Халикова, Рәфыйга Усмановаларның чыгышында башкарылган эшләргә бәя бирелү белән бергә, киләчәккә максатлар да билгеләнде. Аеруча мәгариф өлкәсенә игътибар кирәклеге, әти-әниләр белән эшләү мөһимлеге ассызыкланды.

Оешмага яңа рәис итеп бертавыштан Флүсә Назаргулова сайлап куелды. Флүсә Сөләйман кызы — гомерен мәгариф өлкәсенә багышлаган, күркәм холык сыйфатларына ия абруйлы ханым. Җыенда 20 кешедән торган идарә әгъзалары да сайланды.

Рәсми өлештән соң матур концерт башланып китте. Аннан инде кунакларны иганәчеләр ярдәме белән оештырылган чәй табыны каршы алды.

Җыелып фикер алышу, аралашу ихтыяҗы кешенең табигатендә. Хатын-кызда ул бигрәк тә көчле. Шуңадырмы, җыенда катнашучыларның кәефе күтәренке иде. “Күңел белән җиһан киңлекләренә очарлык дәрт-дәрман алдык”, – дигән фикерләр яңгырады.

Рәшидә Солтанова, мәсәлән, хатын-кызларны хакимияткә килергә, җәмәгать эшләрендә активрак катнашырга өндәде. “Хәтта Африка илләрендә түрәләрнең яртысы – хатын-кыз, – диде ул. – Ә бездә Дәүләт җыелышы-Корылтайда бу чакырылышта – нибары 16 хатын-кыз депутат. Урындагы хакимият вәкилләре арасында да алар 30 проценттан артмый”. Рәшидә Искәндәр кызы сүзләрендә хаклык юк түгел. Чынлап та, кайсы гына коллективны алма, эше күп, хезмәт хакы аз булган урыннарда, гадәттә, дәшми-тынмый хатын-кыз эшли, ирләр дә тарта алмаган йөкне тарта.

Кадрия Идрисова хатын-кызлар оешмаларына еш кына тәнкыйть эләгүен, аларны вак-вак эшләр белән булашуда гаепләүләрен әйтеп китте. Аның фикеренчә, зур эшләр кечкенәләреннән башлана. Самавыр, сандык, комган, миллек, бишек бәйрәмнәре, каз өмәләре кебек этнографик бәйрәмнәр хатын-кыз өчен аңлаешлы да, күңеленә дә якын. Шул рәвешле, милләтебез традицияләрен саклап калып була. Ә бүген алар, кызганычка каршы, өзелергә якын чиккә җиткән. Мисалга, туйларда килен сандык түгел, я чемодан күтәреп килә, я әнисе шкаф бүләк итә.

Чаллыдан килгән журналист Дамир Шәйхетдинов та сәхнәгә күтәрелде. Ул исә, “ир-атларны алга чыгарыйк!” дип чыгыш ясады. “Балалар бакчасыннан алып мәктәп тәмамлаганчыга кадәр балалар хатын-кызга буйсына, – диде ул. – Ир балаларга аеруча читен, алар ир-атларга тиеш булган тәрбияне күрми һәм йомшак холыклы, мәми булып үсә. Гаиләдә дә хатын-кыз сүзе өстен хәзер. Ишектән дә алдан хатын-кызны үткәрәбез. Ә бит алай дөрес түгел. Алдан ир-ат йөрергә тиеш – бу табигый закончалык. Юкса, җәмгыятьнең киләчәге юк”.

Борай районыннан килгән делегат, язучы, шагыйрә Рәфыйга Усманованың чыгышы да хәтергә уелып калды. Ул 80нче еллардагы тәҗрибәсе белән уртаклашып, балалар бакчасында татар төркемнәре булдыру өчен йөрүе, тырышлыгының бушка китмәве турында сөйләде. Рәфыйга ханым, үз исеменнән әдәби бүләк булдырып, яшьләрне әдәби иҗатка җәлеп итәргә омтыла икән. Чынлап та, бер кеше үзе генә дә туган телебезне саклау, яклау өчен әллә күпме эшләр башкара ала. Бары тик ихласлык һәм тырышлык кирәк, үз мәнфәгатеңне генә кайгыртып яшәүдән арыну кирәк.

Иң эчтәлекле чыгышларның берсен шагыйрә Лилия Сәгыйдуллина ясады. Башкортстан дәүләт университетының татар теле кафедрасы берничә ел рәттән укучы балалар өчен әдәби конкурслар оештыра. Аларда инде меңгә якын бала катнашып көчен сынаган. Татар теле һәм әдәбияты укытучыларында, аларның укучыларында уңай мотивация тудыру җәһәтеннән бу конкурсларның кыйммәте бәһаләп бетергесез. Галимә хаклы: мондый конкурслар “татар теле ярдәмендә дә уңышка ирешеп була икән”, дигән уңай тәҗрибә һәм туган телне үстерүнең тәэсирле алымы булып тора.

Гомум алганда, “Сәхибҗамал” оешмасының эшчәнлеге дә шушы максатка юнәлтелгән. Алар башкарган эшләр туган телне, милли һәм дини традицияләрне саклау, татар хатын-кызларының җәмгыятьтәге дәрәҗәсен күтәрү өчен хезмәт итә. Шунысын да өстәргә кирәк, 17 ел эш дәверендә республика татар хатын-кызларының “Сәхибҗамал” иҗтимагый оешмасының дәүләттән матди ярдәм алганы, грантлар отканы юк. Алар оештырган чаралар барысы да шәхси вакыт һәм чыгымнар, һич тә булмаса, милли җанлы иганәчеләр ярдәме белән үткәрелә. Моның өчен нәфис иңле, әмма көчле йөрәкле гүзәл затларыбызга рәхмәт кенә укыйсы кала...

Дилбәр БУЛАТОВА.


“Кызыл таң” гәзитеннән.
Читайте нас: