Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
14 ноябрь 2018, 02:00

ХАҖИ БАБАЙ ХӘЗИНӘСЕ

Озак сакланган акчага җен ияләшә, диюләре хактыр, күрәсең.

Үткән гасырның 50нче еллары башы. Хаҗи бабай кием тегүче иде. Эшләп җыйган акчасын юк-барга сарыф итмичә, гел җыеп барган ул. Моның өчен балчыктан ясалган чүлмәк файдаланган. Чүлмәкне, кар базының бер стенасына уем ясап, шунда яшереп куйган.

Хаҗи бабайның хәзинәсендә ару гына акча җыелган. Анда патша вакытында чыккан тәңкәләр дә, совет чорындагылар да булган, диләр. Чүлмәктәге байлык хакында хәбәр бәян ителәчәк шомлы хәлләрдән соң гына таралды, әлбәттә.

Халыкта шундый ышану бар: озак яшерелеп сакланган акчага “кара” көчләрдән хуҗа табыла икән. Бу хакта, әлбәттә, Хаҗи бабайның да ишеткәне булгандыр, шуңа, күрәсең, ул картайган саен базына ешрак төшә башлагандыр. Аны “ыслап” менүе дә күңелен бераз тынычландырган, мөгаен.

Соңгы төшүендә бабай баздан чыкмый. Гомер иткән карчыгы аны чүлмәген кочаклап үлгән хәлендә таба. “Төтенгә исереп җан тәслим кылган”, дигән нәтиҗәгә килә авыл халкы. Ә бабайның карчыгы картының үләр алдыннан бик борчылып йөрүен, төнлә дә саташып: “Үзем җыйган мал, тимә!” — дип кычкыруларын ишеткән. Бәлки, чынлап та, картның байлыгын параллель дөнья вәкиле алып китәргә җыенган булгандыр, Хаҗи бабай аның белән көрәшүдән вафат булгандыр? Чүлмәктән мәрхүмнең бармакларын көчкә каерып алганнар – шулкадәр нык кысып тоткан булган ул аны!

Ә бабайның вафатыннан соң, аның акчасын бүлешеп алган туганнарына, балаларына тынгы бетә. “Акча иясенә өлеш чыгармаганнан бу” дип фаразлый кайберәүләр. Көндезләрен мәрхүм бабайның варисларының ихатасында тиктомалдан маллар куркышып котырынса, йортларында савыт-саба шалтыраса, төннәрен бөтенләй мәхшәр башлана: бәдрәфкә чыкканда, мескен бәндәләрне кемдер йонлач кулы белән беләкләреннән эләктереп, котларын ала, төнлә саташулы төшләрендә акча сорап йөдәтә. Акчага баеганнар бу хәлләрдән нишләргә дә белми. Җыелышып, серле затка акча да бирергә риза булалар, тик моны ничек башкарырга белми баш ваталар.

Хаҗи бабайның өлкән улы бервакыт күрше авылдан төнлә кайтып килгәндә бик авыр хәлгә тарый: кемдер аның артыннан үкчәсенә басып диярлек килә, аннары кулларыннан тарткалый, буарга тырыша. Ул, көч-хәл белән йортына кайтып җитеп, ишеген шакый һәм һуштан язып ава. Ярый әле хатыны тиз генә ачып, ирен өйгә алып керә.

Шушы очрактан соң Хаҗи бабайның варислары ниндидер катгый бер карарга килгәннәрдер инде. Каһәрле акчалардан ничек котылганнардыр, бәлки, мулладан өшкерткәннәрдер. Безгә, бала-чагага, бу шомлы вакыйгаларның ахырын, никтер, өлкәннәр ачып бетермәде. Хаҗи бабайлар турын урабрак узарга тырыша идек. Кар базлары булган урынны да читтән генә күзәттек. Теге куркыныч хәзинә кая югал¬гандыр – хәзер инде беркем дә әйтә алмый. Кирәкми дә. Һәр кеше өчен иң зур байлык – җан тынычлыгы бит!

Ренат Нуретдинов,

Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлекләре әгъзасы.

Дүртөйле районы.


“Кызыл таң” гәзитеннән.
Читайте нас: