Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
20 ноябрь 2018, 02:00

100 ЯШЬТӘ ДӘ ЭШЛӘҮЧЕЛӘР БАР ИКӘН

Русия Пенсия фонды эшләвен дәвам итүче һәм страховка түләүче иң өлкән яшьтәге кешеләрнең яшен атады.

Әле илдә 100 яше тулган биш кеше хезмәт эшчәнлеген дәвам итә икән. Аларның өчесе - Мәскәүдә, берсе - Мәскәү өлкәсендә, тагын берсе Краснодар краенда яши.

Ә планетаның иң өлкән кешесе Коку Истамбулова Чечняда гомер итә. Ул 1889 елның 1 июнендә туган һәм тиздән 129 яшен билгеләячәк. Аның балалары 1944 елда депортация вакытында һәлак булган, алты оныгы калган. Инде аларның оныкларының 16 баласы бар. Коку гомер буе авыр эштә эшләгән, күптән ит ашамый, яшелчә-җимеш белән генә тукланып тора һәм бу тормышта бер генә дә бәхет күрмәвенә зарлана.



“Кызыл таң” гәзитеннән.


Читайте нас: