Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
22 ноябрь 2018, 02:00

КУЯН БАШЫНА КЕМ ҖИТКӘН?

Күптән түгел Уфа районы Авдон авылында шәхси хуҗалыктагы 100 куянны һәм 15 тавыкны ниндидер җәнлек буып ташлаган. Җәнлек курага тәрәзәне ватып кергән.

Республикада бу беренче очрак түгел. Баймакта һәм Куергазыда ниндидер җәнлек шулай ук берничә куянга зыян салган булган. Кешеләр бу золымны билгесез мифик зат- чупакабрага сылтый. Тик аны күргән, белгән кеше әлегәчә юк. Аучылар зыянны кыргый этләр салган, ди.


Фото: Интернет.

"Өмет" гәзитеннән.
Читайте нас: