Барлык Башкортстан халкы санлы форматка күчә алсын өчен республикада берничә ел эчендә 216 вышка төзелде. Эшләрнең гомум бәясе – 2,5 млрд сум. Бүген республикада санлы телевидение белән тәэмин ителеш 95 процент тәшкил итә.
Илдә “санлы”га күчү этаплап үтәчәк. Ул 2019 елның 11 февралендә башланып, 10 июньдә тәмамланачак. Санлы телевидение югары сыйфатта бушлай Первый канал, “Россия-1”, “Матч ТВ”, НТВ, “Петербург-5 канал”, “Россия Культура”, “Россия-24”, “Карусель”, ОТР, “ТВ Центр Москва”, РЕН ТВ, “Спас”, СТС, “Домашний”, ТВ-3, “Пятница”, “Звезда”, “Мир”, ТНТ, Муз-ТВ каналларын карау мөмкинлеге бирә. Пакетка шулай ук “Вести-ФМ”, “Радио России”, “Радио Маяк” радиоканаллары керә.
Юлдаш яки кабель телевидениесен тоташтырганнар БСТ программаларын элеккечә карый ала. Әгәр сез антеннадан телесигнал алсагыз, башкорт телевидениесенең элеккечә режимда эшләвенә игътибар итегез. 2014 елдан соң телевизор сатып алучылар санлы сигналдан элеккесенә телевизион пульт ярдәмендә күчә ала. Әгәр телевизорыгыз 2014 елга кадәр алынган булса, ике антенна куела торган приставка яки антенна аергыч кирәк була.