Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
11 декабрь 2018, 02:00

Дим моңнарына чорналып

Район мәдәният сараенда “Дим моңнары” шигъри җыентыгының презентациясе узды.

Район мәдәният сараенда “Дим моңнары” шигъри җыентыгының презентациясе узды.

Республика юбилее алдыннан дөнья күргән бу китап шигърият сөючеләр өчен генә түгел, барлык район халкына чын бүләк булды. Берничә ел давамында әзерләнгән җыентыкта районыбызда иҗат иткән егерме ике авторның башкорт, татар, рус телләрендәге шигырьләре тупланган.

-Шигърият ул, чын мәгънәсендә, серле дөнья. Әлбәттә, шигырьләрсез дә яшәп була. Әмма ул чакта рухи дөньябыз ярлы, күңелебезнең бер өлеше буш булыр иде, - диде район хакимияте башлыгы урынбасары Закуан Әхмәтов, әдәби кичәне ачып. – Кайвакыт без шигъриятнең тылсымлы көчен аңламыйбыз, аның белән илһамланган кешеләрнең яныбызда булуын да күрмибез. Районыбызда шундый сәләтле каләм осталарының күп булуына гаҗәпләндем. Аларның иҗат җимешләрен бергә туплау җиңел эш түгел, әлбәттә. Бүген шушы шигъри җыентыкны чыгаруга күп көч салган Илфак Фаризовка рәхмәт белдерәсе килә.

Әйе, дөньяларыбыз җимерелмәс тә иде, әмма тормышыбызны шигъриятсез күз алдына китерүе дә кыен... Пушкин һәм Шекспирсыз, Есенин һәм Ахматовасыз, бөек Мостай һәм Рәмисез... Хисләр ташып ургылуын, сихри сүзләр дөньясын, гади генә фикерләрне шигырь юлларына салгач аларның күңел кылларын тирбәтүен башкача ничек аңлатырга соң? Ә сез кешенең нинди сәбәпләр белән шигырь яза башлавы турында уйлап караганыгыз бармы? Сүзләрне башка төрле яңгырарга, йөрәкләрне ешрак тибәргә мәҗбүр итүче гаҗәеп сәләт каян килә? Ничек бары тик ике юлга бөтен дөньяны сыйдырырга! Әйе, шигърияткә өйрәтеп булмый, аны бары аңларга гына мөмкин.

Әлшәй шагыйрьләре дә бу көнне залда утырган тамашачыларны үзләренең уй-хыяллары һәм эчке кичерешләре дөньясына алып китте. Әлфия Ханнанова, Клара Тукаева һәм Гөлфия Гыйззәтованың чыгышы алкышларга күмелде. Минзилә Муллаголова һәм Зөбәрҗәт Габделманованың күңел энҗеләре халык рухына, әнигә, туган җиргә сөю хисләре белән сугарылган. Венер Галимов, Илфак Фаризов, Салават Көсәпколовның лирик шигырьләре көндәлек мәшәкатьләрдән арынып, намус, дуслык, хыялга тугрылык, һәм, әлбәттә, мәхәббәт турында уйланырга мәҗбүр итте. Яшь булуларына карамастан, шигърият дөньясына ныклы адымнар ясаган, кабатланмас тавышлы, сүз көчен бик оста файдаланган Рената Байгуҗина һәм Ридәл Ситдыйковны да әйтеп үтмәү мөмкин түгел. Авторлар укыган шигырь юлларында боргаланып аккан гүзәл Дим елгасының сихри моңнары ишетелгәндәй булды.

Һәркемнең дә гомерендә шундый мәлләр була, тормыш мәшәкатьләреннән арынып, дулкынландыргыч һәм илһамландыручы шигърият дөньясына чумасы килә. Менә шундый минутларда Әлшәй җирендә иҗат иткән авторларның “Дим моңнары” китабы күңелегезгә ял бирер һәм рухи чишмәләрегезне баетыр. Бу кичәдә җыентыкка кергән әсәрләрнең нибары бер өлеше генә башкарылды. Әйтеп бетермәгән фикерләр, укылмаган шигырьләр күп әле. Шуңа да шигърият сөючеләрнең мондый очрашулары киләчәктә дә дәвам итәр, якташларыбызның иҗат җимешләрен күреп күп тапкырлар сөенербез, дип ышанасы килә.

Фәнүзә СУФИЯНОВА.


Иҗат алар өчен үзе бер дөнья.

Әдәби кичәдә катнашучылар арасында Нигъмәтулла авылыннан Миневәдүт Дибаев та бар иде. 82 яшьлек аксакал һөнәре буенча агроном булса да, гомере буе күңеле шигърияткә тартылды.
Читайте нас: