Андыйларны берсеннән- берсе бәләкәй алты баласы да кырын эштән туктата алмый икән.
“Без яшь чакта дөнья башка төрле иде. Яшьләр акыллы иде”, дигән сүзләрне гомерегездә бер тапкыр булса да ишеткәнегез бардыр. Ләкин “яшьләр хәзер нык акыллы”, дигәнне мин беренчегә ишеттем. Чыннан да, һәр заманда тәртипле һәм тәртипсез кешеләр булган. Моның заманнан түгел, кешенең үзеннән торуына шушы тарихны ишеткәч, тагын бер кат инандым...
Габбас – сугышта булып кайткан авыл егете. Төсе, кыяфәте килешле, җитмәсә, гармунда да өздереп уйный. Бер карауда кызлар башын әйләндерерлек сөйкемлелеккә, үткерлеккә ия була. Оялчан һәм кыюсыз Мәгъфирәнең дә Габбаска күзе төшеп йөри. Ничә кыз арасыннан нәкъ аңа өйләнүе сәеррәк тоелса да, кызның башы күптән әйләнгән инде. Дөньяны ямьләп, мәхәббәт җимешләре Әлифә дөньяга килә. Габбас та, Мәгъфирә дә эшкә уңган булалар, колхозның нинди эше бар, барына да чыгалар.
Бер-ике ел тату гомер кичергәннән соң, Габбас кинәт үзгәрә. Менә монысы ирнең чын йөзе була инде. Эшкә иртә китә, соң кайта. Җитмәсә, тупас сөйләшә, хатынына еш кына кул күтәрергә дә күп сорамый. Эчеп кайтулар да гадәткә керә. Нишләсен инде Мәгъфирә, тешен кысып түзә, ярата бит. Башка хатыннар янына йөри, дигән сүзләргә дә игътибар итми ул. Ләкин кем янына йөргәнен белгәч кенә исе-акылы китә. Кеше ирен аздыручы Мәгъфирәнең икетуган сеңлесе булып чыга. Габбас кебек үк, сүзгә үткер, үзенекен генә түгел, кешенекен дә тартып алырга оста Әсифә белән йөри башлаган икән ләбаса аның ире. Әйе, мондыйга әзер түгел иде сабыр Мәгъфирә. Басылып китәр, туктар, дип, туачак сабые хакына түзде ул. Ләкин Әсифәнең дә Габбастан бәбәй көтүен ишетү сабырлыкның соңгы тамчысы булды. Мәгъфирә әнисе йортына кайтып китте.
Бер-бер артлы ике хатыннан да балалар туа. Әсифәнеке кыз – Алия, Мәгъфирәнеке малай – Хәниф. Яшь хатын белән яши башлаган, дигән хәбәрне ишеткәч, билгеле, Мәгъфирә бик рәнҗи. “Бала синеке, үзең кара”, – ди, малайны әтисенең ишегалдына илтеп калдыра. Яшь хатын белән яши башлаган иргә карт хатыннан бала кирәк мени, усал Әсифә дә рөхсәт итми. Баланы тагын Мәгъфирә ишегалдында калдыралар. Менә шулай берничә тапкыр тегендә-монда йөртәләр мескен баланы.
Читтәгесе кызыктырса да, үзеңнеке барыбер кадерле, дигәннәре шул буладыр, күрәсең. Бер-ике ел яшь хатын белән яшәгәннән соң, Габбас беренче хатынын сагына башлый. Урамда очратса да, эшкә чыкса да Мәгъфирәнең үтә дә тыныч, басынкы булуын күреп, җен кебек яшь хатынына ачуы килә аның. Балаларны күрергә, дип сәбәп табып, Мәгъфирә янына йөри башлый. Нишләсен, Мәгъфирәнең мәхәббәт хисләре яңадан дөрләп кабына. Ялгыз үткәргән төннәрдә Габбасның мөлаемлылыгын еш исенә төшерә ул. Аннары “чит кеше дә түгел, балаларымның әтисе”, дип уйлана Мәгъфирә ире ягыннан җылылык тоеп. Ике кабат бер утка керү менә шул була инде. Габбас беренче хатынына кире әйләнеп кайта. Мәхәббәтен дәлилләп, Мәгъфирә бер-бер артлы 4 бала таба.
Әсифә кызы белән калса да, Габбасның хатынына кайтуына әллә ни исе китми. Бертуган апасының ире белән дә йөреп ала. Бәдри карт белән дә яшәп карый. Бабай булуы да туктатмый аны, акчасы бар, мул яши, дип уйлый Әсифә. Кирәк чакта Габбастан баласына акчасын да таптыра усал хатын, күчтәнәчләренә дә юхалый. Әзергә-бәзер яшәргә өйрәнгән Әсифәне әти-әнисе дә тыя алмый.
Ныграк тырышсам, ирем дә яратыр, дип Мәгъфирә үзен бер дә аямыйча эшли. Яңа өй салырбыз, дип, ире белән рәттән урманда авыр бүрәнәләр дә күтәрә, кулыннан килгәнен җиренә җиткереп башкара. Иренең кабаттан кул күтәрә башлавына да түзә ул.
Әллә сихер, әллә зәхмәт, әллә Габбасның комсызлыгы – Әсифә аны янә үзе янына ияләштерә. Габбас кире әйләнеп кайткач, бер-бер артлы балалар таба башлый Әсифә. Яшь хатынны, балаларын бик кадерли шул Габбас. Читкә чыкса, күчтәнәчен дә төяп кайта, Мәгъфирә белән кискән агачлардан өр-яңа өй дә салып бирә...
Мәгъфирә 5 баласын кочаклап, исән ире була торып, ялгызы кала. Бу юлы бик авыр кичерә ул Габбасның чыгып китүен. Җитмәсә, Габбас чыгып киткәч, абзар-куралары янып көлгә әйләнә. Өзгәләнүеннән йөрәге ярылып үләр иде дә Мәгъфирә, туганнары ярдәмгә килә. Балаларын карашырга да, утынын, печәнен әзерләшергә дә гел энеләре булыша. Көнне-төнгә ялгап колхозда эшли хатын. Габбас балаларына бер тиен дә акча бирми, хәл дә белмәс була.
Уллары Хәниф үсеп, армиягә китәр алдыннан гына абзарны тергезәләр. Әйләнеп кайткач, егет колхозда эшли башлый. Әтисен күралмас була, очраткан саен: “Кәккүк китеп бара”, – дип әйтә.
Кылган барлык начарлыклар кире әйләнеп кайта, диләр бит. Әсифә белән Габбас башына да кайгы төшә. Улларын машина бәрдерә.
Олыгая төшкән Габбас беренче хатынын бик сагынса да, Мәгъфирә инде аны якын китерми. Дусларына: “Елап Мәгъфирәмә кире кайтасым килә, кайталмыйм...” – дигән чаклары да булган Габбасның. Мәгъфирә 72 яшендә каты авырып гүр иясе булды. Ә Габбас озак яшәде. Кылган начарлыклары өчен үкенеп яшәде.
Ә Әсифә бүген дә исән. “Безнең заманда яшьләр андый түгел иде, акыллы иде”, – дигән сүзләр дә чыккалый авызыннан. Ләкин без, яшьләр, ул заманда булганнарны белеп кенә бетермибез икән шул...