Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
13 март 2019, 02:00

Хуҗабикәләргә файдалы киңәшләр

Хуҗабикәләр кәтлит әзерләгәндә күпме тоз салырга, дип аптырый.

Хуҗабикәләр кәтлит әзерләгәндә күпме тоз салырга, дип аптырый. Пешекчеләр 1 килограмм фаршка 2 бал кашыгы тоз салырга киңәш итә. Кәбестәне пешергәндә өстенә капкач япмагыз. Пешеп җитәр алдыннан әз генә аш серкәсе һәм шикәр комы өстәгез. Шулай эшләгәндә кәбестәнең тәме бөтенләй икенче була. Рассольникка кыярны кыздырып яки пешереп салсаң, шулпа тәмлерәк...
*Кызган бәрәңге тәмлерәк булсын дисәгез, суганны аерым кыздырыгыз, соңыннан бәрәңгегә кушыгыз.
*Аш пешерүчеләр, зур ит кисәген кыздыргач, аны бүлмә температурасында "ял иттерергә" кирәклеген әйтә. Бу вакытта ит уртасында булган сулар бөтен кисәккә таралып бетә һәм ризык тәмлерәк була.
*Пешкән ипи матур булып күренсен өчен, мичкә куяр алдыннан аның өстенә тозлы су бөркегез. Моның өчен 2 аш кашыгы суга бераз тоз салып болгатырга кирәк.
*Төрекләр тәмләткечләрне пыяла савытларда сакларга киңәш итә. Аларның тәмен һәм исен кәгазь пакетлар бозарга мөмкин икән.
*Күмәч һәм кекслар "ялтырасын" өчен, аларга пешкәч, глазурь ягыгыз. Ул болай ясала: 2-3 аш кашыгы шикәр комын шул ук күләмдәге сөттә эретегез һәм газ өстендә сироп барлыкка килгәнче җылытыгыз.
*Сохари валчыгын арыш яки икенче сортлы он, манный боткасы, кукуруз ярмасы яки оны алмаштыра ала. Сохарины үзең дә эшләргә була. Моның өчен батонны вак шакмакларга турап, мичтә 10-15 минут кипте­рергә. Суынгач, блендерда вак­ларга яки угычтан уарга.

*Лимоннан күбрәк сок алу өчен, аны 5 минутка кайнар суга салып тотыгыз.
*Әгәр дә термоста чит ис барлыкка килгән икән - зарар юк: аңа бер-ике кашык дөге һәм су салып берничә тапкыр яхшы гына селкергә кирәк. Соңыннан кайнар су белән чайкарга онытмагыз.

*Кулланылып бетмәгән суганны нинди дә булса май белән сылап куегыз - ул сыйфатын югалтмаячак.
*Ачылган томат пастасын, аның капкачына әз генә коры горчица сөртеп, яки өстенә вак тоз белән май салып, күгәрүдән сакларга була.
*Шиңгән яшелчәләрне (үләннәрне) алдан кайнар, аннары салкын суга тыгып алып “терелтергә” була.
*Бәрәңгене әрчеми пешергәндә аның кабыгы ярыла. Ярылмасын өчен, суга берничә тамчы аш серкәсе тамызыгыз.
*Каты итне квас, әчегән сөт, кыяр, кәбестә һәм чөгендер тозлыгында (рассол) тотсагыз - ул йомшаячак.
*Балыкны бер - ике көн дәвамында суыткычсыз да сакларга була. Эчен алып, эре тоз белән эчләп-тышлап ышкыгыз һәм шикәр кушылган аш серкәсенә (0,5 л серкәгә 1-2 кисәк шикәр) манылган чүпрәккә төреп куегыз.
*Сөттә пешкән тәмле ботка ашыйсыгыз килсә, дөге, тары, солы кебек ярмаларның сөттә суга караганда озаграк бүрткәнен истән чыгармаска кирәк. Шуңа күрә аларны алдан суда күпертеп, аннары сөттә пешереп бетерергә кирәк.
*Ачык кәстрүлдә пешергәндә 20 процент тирәсе витамин юкка чыкса, ябып пешергәндә бу сан 5 проценттан артмый.
*Киселгән лимон кибә башлаган икән, аны салкын суга салып торыгыз - ул яңарып китәчәк һәм сусылланачак.
*Дым тартканнан өстәл әрҗәләре бик авырлык белән шуып йөри башлый. Аларның ян якларын шәм белән ышкып җибәрсәгез, бу күңелсезлектән котылырсыз.
Фото: Яндекс
Читайте нас: