Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
22 март 2019, 02:00

Уртатауга балыкчылар җыелды

Баязит авылы янындагы Уртатау күлендә спортчылар һәм һәвәскәр балыкчылар арасында кышкы балык тоту буенча районара ярышлар узды.

Баязит авылы янындагы Уртатау күлендә спортчылар һәм һәвәскәр балыкчылар арасында кышкы балык тоту буенча районара ярышлар узды. Аны сунарчылар һәм балыкчылар ассоциациясе, спорт һәм яшьләр сәясәте комитеты, Раевка авылының балалар-үсмерләр спорт мәктәбе һәм “Бердәм Русиянең яшь гвардиясе” урындагы бүлекчәсе активистлары оештырды.


Ярышларда авыл биләмәләреннән 150дән артык кеше катнашты, шулай ук күрше районнардан да балыкчылар килгән иде. Барлыгы 15 команда җыелып, ярышлар бер турда үткәрелде һәм өч сәгать дәвам итте. Нәтиҗәләр тотылган балыкны үлчәгәннән соң игълан ителде.

Балык тоту – ир-егетләр шөгыле, дип саналса да, соңгы елларда гүзәл зат вәкилләре дә алардан калышмый һәм ярышларда ихлас катнаша. Русия ДОСААФ бүлекчәсе һәм “Рәҗәпов” шәхси предприятиесе балыкчылар өчен ялан кухнясы оештырды.

Быел да, былтыргы кебек, уңыш Александр Захаровка елмайды, ул шәхси беренчелектә җиңүче дип табылды. Андрей Кулешов – икенче, Александр Худяков өченче урынны алды.

Гомум исәптә Уфа районының “Фишбейт” командасына тиңнәр булмады. “Раевсахар” җәмгыяте – икенче, чишмәлеләр өченче урынга чыкты.

Барлык призерларга кубоклар, медальләр, шулай ук ел саен мондый ярышларга финанс ярдәме күрсәткән малтабарларыбыздан истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Оештыручылар өстәмә номинацияләр дә булдырды. Иң өлкән катнашучы дип Зөфәр Мөхитов, иң яшь балыкчы дип Закир Вәлиев танылды. Иң тәүге балыкны тоткан Валерий Жуковский, иң эре балык эләктергән Андрев Павлов билгеләп үтелде. Иң бәләкәй балык тоткан Виталий Костров иң тиз бораулаучы номинациясенә дә лаек булды.

Моннан тыш, оештыручылар ярышларда катнашкан Дамира Галиуллина белән Марина Масличны да бүләксез калдырмады.


Динар ӘХМӘДРИСЛАМОВ,

спорт һәм яшьләр сәясәте комитеты рәисе.

Балык тоту ирләр шөгыле генә түгел.
Читайте нас: