Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
26 апрель 2019, 02:00

Йолдызнамә (24 апрель – 1 май)

Бу атнада безгә йолдызлар нәрсә вәгъдә итә соң?

Бу атнада безгә йолдызлар нәрсә вәгъдә итә соң?
Кучкар (21 март-20 апрель)
Кучкарларда эгоизмның баш калкыткан чагы. Аларның бары тик үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртасы, үз дөньяларында гына «кайныйсы» килеп тора. Бу атнада Кучкарлар моңарчы «кул җитмәгән» шәхси проблемаларын бик җиңел генә хәл итеп куячаклар.
Үгезбозау (21 апрель-20 май)
Үгезбозауларга йолдызлар, эшне иң мөһим мәсьәләләрне чишүдән башларга кирәк, дип киңәш итә. Көтмәгәндә күптән биреп оныткан әҗәтен кире кайтарырлар, уйламаган җирдән зур гына күләмдә акча кереп, сөенерләр.
Игезәкләр (21 май-21 июнь)
Игезәкләргә сәламәтлекләренә игътибар итәргә кирәк. Хроник авырулар баш калкыту куркынычы бар. Кирәкмәгәнгә нервларыгызны «ашамагыз», хискә бирелеп китеп, бәхәскә кермәгез. Эшләрегезне вакытында эшләп барырга тырышыгыз, «өелмәсен».
Кысла (22 июнь-22 июль)
Кыслаларның тормышына үзгәрешләр ыргылып килеп керә. Каушап калмагыз, колач җәеп каршы алыгыз. Кайсы гына өлкәне алсаң да – мәхәббәт, гаилә, карьера – бар өлкәдә дә күңелле һәм сөенечле яңалыклар көтелә.
Арыслан (23 июль-23 август)
Арысланнарга акчаларын кирәкмәгәнгә туздырмый тору хәерлерәк булыр. Акча ягы «такыраерга» мөмкин, дип кисәтә йолдызлар. Гаиләгезгә карата игътибарлырак булыгыз, буш вакытларыгызны алар белән уздырырга тырышыгыз.
Кыз (24 август-23 сентябрь)
Сәламәтлегегезне кайгыртыгыз. Сөйгәнегез белән үзара аңлашылмаучанлыклар килеп чыкмасын өчен күбрәк сөйләшергә тырышыгыз. Борчыган нәрсәләрне яшермичә әйтергә үзегездә көч табыгыз. Шимбә сезне күңелле вакыйгалар көтә.
Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь)
Гаиләдә дә, эштә дә эшнең күплеге! Эштә эшләнеп бетмәгән, тиз эшлисе эшләр тау кебек өелеп тора. Гаиләдә дә шул ук хәл. Ике якны да тигезләр өчен йомшак телегезне, якты йөзегезне кызганмагыз. Һәм әлбәттә... кызуырак кыймылдагыз.
Чаян (24 октябрь-22 ноябрь)
Чаяннарга шәхси мөнәсәбәтләрдә зур сынаулар аша узарга туры килмәгәе. Үз-үзегезгә бикләнмәгез. Ялгызлыктан качарга, фикердәшләр, дуслар табарга тырышыгыз. Атна ахырына барысы да җайлана.
Укчы (23 ноябрь-21 декабрь)
Укчыларда яңа романтик мөнәсәбәтләр барлыкка килүе ихтимал. Гаиләле Укчыларның исә ире яки хатынына карата хисләре тагын да көчәергә мөмкин. Сөйгәнегезне бүләкләр белән сөендерегез. Маҗараларга бай атна.
Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар)
Атнагызны мөһим эшләргә багышлагыз. Авыр эштән курыкмагыз, нәрсәгә тотынсагыз да җиңел башкарып чыгарсыз. Кыюырак булыгыз, үзегезне иркенрәк тотыгыз. Вак-төяк көндәлек проблемаларны күпертеп, үзегезгә өстәмә проблема ясамагыз.
Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль)
Сукоярларга күңелләрен борчып торган уйлардан арынырга тырышырга киңәш итә йолдызлар. Язгы депрессиягә бирешмәгез, стаканның яртылаш буш та, яртылаш тулы да булырга мөмкин икәнен исегездән чыгармагыз.
Балык (19 февраль - 20 март )
Бүгенгене иртәгегә калдырмагыз. Атна башында нәрсәгә тотынсагыз да, эшегез уңар, файдаланып калыгыз. Атна ахыры көтелмәгән күңелле маҗаралар белән истә калыр.

Фото: Яндекс

Читайте нас: