Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
14 июнь 2019, 02:00

Илаһи мәхәббәтнең бер гүзәл тарихы

НикоПиросмани үзлегеннән өйрәнгән рәссам була, ягъни бу һөнәргә беркайда да укымыйһәм бер остазда да шөгыльләнми.

Миллион, миллион роза...


Нико Пиросмани үзлегеннән өйрәнгән рәссам була, ягъни бу һөнәргә беркайда да укымый һәм бер остазда да шөгыльләнми. Ләкин, барлык рәссамнар кебек үк, күңел дөньясы бик бай булса да, матди яктан бөтенләй хәерче үк булмаса да, мактанырлыгы да булмаган. Карт та түгел, яшь тә түгел дигәндәй, гомеренең матур гына бер чагында, аңа 47 яшь булганда, Тифлис шәһәренә Парижның “Бель Вю” миниатюралар театры актрисасы Маргарита де Севр гастрольләр белән килә. Һәм, инде аңлашылганча, мескен рәссамны ул җавапсыз һәм дөрләп торган ялкынлы мәхәббәт утына сала.


Мадамның игътибарын үзенә ничек кенә җәлеп итәргә тырышмасын, моның өчен нинди генә акылсыз адымнарга бармасын, Маргарита сылу (белгечләр фикеренчә, аның матурлыгы да әллә ни һуш китәрлек булмаган) аның хакына бөтен дөньясын оныткан Нико белән исәпләшеп бармаган, елмаюдан артык нәрсә бүләк итмәгән. Тирән кайгыга һәм өметсезлеккә баткан рәссам, ни чарадан бичара дигәндәй, үзенең туган көнендә берничә арба (!) чәчәкләр сатып ала. Ул чәчәкләр арасында Иран сирине, бегония, настурция, пион һәм төрле төстәге һәм зурлыктагы розалар була. Шушы барлык гүзәллекне Нико актриса яшәгән кунакханә алдындагы мәйданга таратып чыга. Үтеп-сүтеп йөрүче җәяүлеләрнең берсе дә тезгә чаклы чәчәкләргә күмелгән әлеге мәйданга басарга батырчылык итми. Мондый искиткеч бүләк өчен Маргарита Никоны нибары... бер тапкыр үбеп ала.

Бу хәл-вакыйгаларның шаһиты булган кешеләр сөйләвенчә, бик күпләр, әлеге күренештән күңелләре тулып, күз яшьләрен бер-берсенә күрсәтмәс өчен карашларын яшергән, мондый кайнар, саф мәхәббәтнең теләсә нинди салкын йөрәкне эретәчәгенә өметләнгән. Ләкин Маргарита Пиросманины ярата алмаган, шундый романтик гамәл дә аның боз йөрәген эретмәгән һәм үзенең Парижына кайтып киткән. Шулай инде, көчләп яраттырып булмый...


Нико тугыз елдан хәерчелектә ачлыктан вафат була. Аның картиналарының Кавказда революция барганда кемгә кирәге булсын инде?! Аның каравы, 1969 елда сөйгәне яшәгән Парижда, Луврда рәссамның күргәзмәсе оештырыла. Музей хезмәткәрләре сөйләвенчә, күргәзмәгә көн саен өлкән яшьтәге бер ханым килеп йөргән, ул озаклап рәссамның картиналарын караган, ә инде “Актриса Маргарита” дип аталган сурәт алдында аеруча озак-озак басып торган...


«Кызыл таң” гәзитеннән.


Фото: Яндекс.

.
Читайте нас: