Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
24 июнь 2019, 02:00

Эссе көннәр озакка бармый

Киләсе атна башында республикага Арктика салкыны керә.

Киләсе атна башында республикага Арктика салкыны керә.


Ял көннәрендә республикада һава температурасының 32 градуска кадәр күтәрелүе көтелә. 23 июньдә төнлә 15-20 градус, ә көндез 27-32 градуска кадәр җылытачак. Моны Башгидрометүзәк синоптиклары төбәккә “Азор” антициклоны килүе белән аңлата.


Синоптиклар белдерүенчә, республиканың төньяк районнарында кыска вакытлы яшенле яңгыр явуы ихтимал.


Эссе көннәр озакка бармый, киләсе атнада һава температурасы түбәнәя. 25 июньдә республикага арктик агым керә, бу һава шартларының бозылуына сәбәпче булачак.


Киләсе атнада көтелгән салкын фронт агымы яшенле яңгыр, көчле җил китерә, кайбер районнарда боз-борчак явачак.

“Кызыл таң” гәзитеннән.
Читайте нас: