Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
26 июнь 2019, 02:00

“Сихерне бетермәсәң, балаң үләчәк”

Уфада яшәгән хатынның баласы чирле була. Табибларга күп йөриләр, әмма төгәл генә диагноз куя алмыйлар.

Уфада яшәгән хатынның баласы чирле була. Табибларга күп йөриләр, әмма төгәл генә диагноз куя алмыйлар.


Аптыраган хатын күрәзәчеләр, багымчылардан ярдәм эзли башлый. Һәм таба... үз башына.


“Белгеч” белән ана май аенда таныша. Ул елый-елый хәлен сөйләп бирә һәм ярдәм сорый. Багымчы ярдәм итәргә вәгъдә бирә. Берничә көннән алар янә очраша. "Белгечләр" икәү була. Сабыйны “тикшереп” чыккандан соң, бик мөһим ритуал үткәрергә кирәклеген әйтәләр. Ул эшләнмәсә – бала якын арада бозымнан вафат булачак, дип тә өстиләр. Коты очкан ана аларга акча, алтын бизәнгечләр, баланың әйберләрен һәм йомырка бирә.
Тазарыну эшен тышта урамда ясыйлар. “Хәзер сиңа өч чиркәүгә барырга кирәк, азак “тазартылган” әйберләр артыннан кире килерсең”, диләр аңа. Аңлашылуынча, моннан соң багымчылар гаеп була. Шунда гына алданганын аңлаган ана полициягә мөрәҗәгать итә. Әйткәндәй, хатынга бозымнан тазарыну 800 мең сумга барып баса.
Автор: Әлфия МИНГАЛИЕВА.
“Башҡортостан “ гәзите.

Фото: teamnail.ru
Читайте нас: