Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
2 июль 2019, 02:00

Иренә тузан суыртырга кушкан өчен... кулга алынган

Бер көнне Бөек Британиядә яшәүче Майкл Сандерс эшкә начар кәеф белән килгән. Хезмәттәшләре моның сәбәбе белән кызыксынган.

Бер көнне Бөек Британиядә яшәүче Майкл Сандерс эшкә начар кәеф белән килгән. Хезмәттәшләре моның сәбәбе белән кызыксынган.


Ир хатынының аны тузан суыртырга мәҗбүр итүенә зарланган. Ә бу эш аңа бер дә ошамый икән.
Хезмәттәшләре, 58 яшьлек Валери ирен кимсетеп яши, дип исәпләгән һәм “тиран” хатынны... судка биргәннәр.

Полиция офицерлары килеп кереп, кулга алгач, өйдә тузан яратмаучы хатын шок кичергән. Аны 17 сәгатькә камерага япканнар.


Судта бу пар арасында күп аңлашылмаучанлыклар ачыкланган. Майкл Валериның этләрне аннан ныграк яратуына зарланган. Хатын иренең, аңа игътибар бүлмичә, тренажерлар залында һәм гаражда күп вакыт үткәрүен сөйләгән.


Нәтиҗәдә, Валеридан гаеп алынган. Ләкин хатын аерылышырга гариза язган.


Менә шулай. Сезне хәләл җефетегез нинди яратмаган эшләр эшләргә мәҗбүр итә? Хезмәттәшләрегезгә зарланып карагыз...

Фото: 120.su

Ләйсән Якупова.
“Кызыл таң” гәзитеннән.
Читайте нас: