Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
2 июль 2019, 02:00

Июль

Менә, сөбханалла, җәй фасылының нәкъ уртасына аяк бастык. Кояш нурларына коендык, җылы яңгырларга манчылдык, аллы-гөлле чәчәкләргә сарылдык.

Менә, сөбханалла, җәй фасылының нәкъ уртасына аяк бастык. Кояш нурларына коендык, җылы яңгырларга манчылдык, аллы-гөлле чәчәкләргә сарылдык.


“Июль” атамасы безнең эрага кадәр 45 елда борынгы Рим полководецы Юлий Цезарь исеменнән алынган. Борынгы Рим календаренда бу ай 1700 елга кадәр елның бишенче ае булып йөргән.

Борынгы төрки җәдвәл-календарь буенча июльнең 21енә кадәр “Сәрәтан” (“Кысла”) ае бара, ә 22се көнне Кояш “Әсәд” (“Арслан”) йолдызлыгына килеп ирешә. Июль аен борынгы Русиядә, юкә чәчәк атуына бәйләп, “липец” дип йөрткәннәр. Фенологлар әйтүенчә, юкә чәчәк аткан мизгел җәй түбәсен аңлата. Татар халкы аны “челлә ае” дип атап йөрткән.

Элегрәк халкыбыз шифалы үләннәрне “им уты” дип зурлаган. Шундый төрле дару үләннәре июль аенда гөрләп үсә. Күк һәм сары мәтрүшкә, акчәчәк (ромашка), үрмә рәйхан кебек дару үләннәрен нәкъ шушы айда, чәчәк аткан мәлләрдә, җыеп калалар.

Җәйге челлә – хезмәт челләсе. Җиләк-җимеш җыю мәле. Печән өсте, урак... Җәй уртасы – кот, бәрәкәт өстәү чоры. Ходай яраткан күркәмлек һәм муллыкка сокланып-кинәнеп, куанып-сөенеп, сөеп-сөелеп, офыктагы нәҗәгайлар кебек янып-балкып, минутлап санарлык, соңыннан сагынып сөйләрлек шушы вакытның кадеркәйләрен белеп калыйк!


Истәлекле көннәр, һөнәри бәйрәмнәр һәм юбилейлар


1 — Башкортстан Рәссамнар берлеге оештырылуга 85 ел (1934);

— Бөре медицина училищесы оештырылуга 85 ел (1934).

2 — Халыкара спорт журналистлары көне;

— Педагог, фольклорчы, башкорт һәм татар көйләрен җыючы, Дәүләт думасы депутаты Гайса Еникеевның тууына 155 ел (1864-1931).

3 — ЮХХДИ хезмәткәрләре көне.

4 — “Мәләвез төзелеш компаниясе” җәмгыяте оештырылуга 45 ел (1974).

5 — Башкортстан таможня хезмәте оештырылуга 30 ел (1989).

6 — Халыкара кооперация көне;

— Арслан Мөбәрәков исемендәге Сермән балалар йорты ачылуга 100 ел (1919);

— Уфада беренче балалар бакчасы ачылуга июль аенда 100 ел тула (1919).

7 — Русиянең хәрби дан көне. Русия флотының Төркия флотын җиңү көне (1770);

— Диңгез һәм елга флоты хезмәткәрләре көне.

8 — Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне;

— “Герой ана” дигән мактаулы исем бирү, “Ана даны” ордены һәм “Ана” медале булдыру турында указ чыгарылуга 75 ел (1944);

10 — Русиянең хәрби дан көне.

Петр I җитәкчелегендәге Русия армиясенең Полтава сугышында шведларны җиңү көне (1709);

— БАССРның халык артисты, җырчы Нәзир Әбдиевның тууына 85 ел (1934-2009).

11 — Бөтендөнья Җирдә яшәүче халыклар көне.

— Башкортстанның халык артисты, Башкортстанның Дәүләт гимны авторы Фәрит Идрисовка 65 яшь (1954).

14 — Русия почтасы көне;

— Балыкчылар көне.

20 — Халыкара шахмат көне;

– Социалистик Хезмәт Герое Хәтмулла Солтановның тууына 95 ел (1924-1994).

21 — Металлурглар көне.

22 — “Учалы тау-баектыру комбинаты” җәмгыяте оештырылуга 65 ел (1954).

25 — Русиянең Тәфтиш органнары хезмәткәрләре көне;

— Татарстан Язучылар берлеге оештырылуга 85 ел (1934).

26 — Парашютчылар көне;

— Система администраторлары көне.

27 — Сәүдә хезмәткәрләре көне.

28 — Хәрби-диңгез флоты көне.

29 — Уфада беренче автомат телефон станциясен сафка кертүгә 85 ел (1934).

30 — Халыкара дуслык көне.







“Кызыл таң” гәзитеннән.
Читайте нас: