Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
26 сентябрь 2019, 02:00

Соңлаган сөенеч

Аналарның йөрәге тугры һәм сизгер

Аналарның йөрәге тугры һәм сизгер


Халидә апа карт көнендә япа-ялгыз калды. Кем уйлаган инде гөрләп торган дөньясы кинәт таралып куяр дип. Үзе гомере буе абруйлы эштә, колхозның баш бухгалтеры булып хезмәт салды. Ире Әнәс абый да колхозга гел кирәк кеше – эретеп ябыштыручы булып эшләде. Алар җитеш тормышта алма кебек ике кыз тәрбияләп үстерделәр. Икесен дә зур өметләр баглап укыттылар, кеше иттеләр.


Олы кызлары институтта фармацевтика бүлеген тәмамлап, дистә еллар провизор булып хезмәт салды. Ә хәзер, заманалар үзгәргәч, шәхси даруханә ачты. Ул әнисеннән еракта, Урал таулары кочагына сыенып утырган бер зур гына шәһәрдә төпләнеп калды. Бизнесы гөрләп бара, ел саен җылы якта диңгез буенда ял итә. Шәһәр читендә ике катлы коттеджлары бар, җиңел машиналары берничә. Олы кызы ирдән дә, язмышыннан да бик уңды! Диңгезгә киткән саен ике кызчыгын авылга зурәниләре янына кайтарып куялар иде, ә хәзер оныклары үсте, әти-әниләре белән алар да диңгезгә бара. Шуңа күрә соңгы елларда кызы да, оныклары да бик сирәк күренәләр.

Халидә апа бирешерлек түгел, аңа бит әле җитмеш яшь кенә, ире белән бик матур гына яшәп яталар иде. Тик көтмәгәндә иңнәрен күтәрә алмаслык кайгы басты.

Кече кызы соңгы курста укып йөргәндә юлга чыгып киткән җиреннән кайтмады. Әти-әнисен олы кайгыга салды. Аның артыннан күп тә тормый, Халидә апаны ялгыз калдырып, ире мәңгелек йортка күчте... Кече кызының суга төшкәндәй югалуы, аның артыннан иренең вафаты сәламәтлегенә сукты да инде, ун еллык картаясын бер елда картайды.

“Язмыштан узмыш юк”, – дип, үзе өчен кайгырмый Халидә апа. Яшисен яшәгән, ашыйсын ашаган, дигәндәй, тик менә кече кызы Гөлнәзирәнең билгесез язмышы гына бәгырен өзә. Инсульт суккач та, Халидә апаны әҗәл алмады, чөнки ул унбиш ел инде югалган кече кызын көтә. Юк, юк, аңа әлегә үләргә ярамый! Үлеп китә калса, Гөлнәзирәсен кем каршы алыр? Ул кайтканда, туган йортының ишеге йозаклы булырга тиеш түгел! Менә шушы уй яшәтә Халидә апаны...

Ә кызыннан хат-хәбәр юк. Ана күңеле сизә ул, кызы исән-имин, кайдадыр еракта, тик кайта гына алмый. Төшендә кызы: “Әнкәй, сине бик сагындым, бик кайтыр идем дә, мин әлегә читлек кошы шул, читлегемне ватып та, ачып та чыгарга чара юк”, — ди. Менә шушы сәер төш кабатлана да тора... Әлегә кадәр Халидә апаның төшләренә рас керә иде, аларга караганда, кызы ерак диңгез артында, читлек кошына әйләнгән, әлегә кайта алмый...

Инде унбиш ел буе да кайтмагач, төрле уйлар килә Халидә апаның башына, бары өмет кенә яшәтә аны. Өмет кешенең үзе белән бергә үлә, диләр, шулайдыр... Әлегә тәнендә җаны булганда, ул өметен җуймаячак.

Яшьлегендә шундый матур хыяллар белән яшәгән кызының уй-ниятләре чынга ашмады инде. Кемнәр генә уйлаган шулай булыр дип? Бөтен яктан да сәләтле бала булды үзе. Яраткан егете дә торып калды, Хәлиме һаман өйләнмәгән, Гөлнәзирәсен көтә! Унбиш ел буе көтмәс иде егет, яраткандыр инде... Бергә уйнап, бергә үстеләр шул, соңыннан да аерылмас дуслар булдылар! Егет армия сафларында хезмәт иткәндә кыз институтта укыды. Укуын тәмамлагач өйләнешергә вәгъдә бирешкәннәр иде. Хәлим дә читтән торып югары уку йортына укырга керде. Егет – агроном, ә Гөлнәзирәнең исә, әнисе кебек, бухгалтер-икътисадчы буласы килгән иде. Әмма кыз соңгы курста шушы бәлагә тарыды...

Укыганда атна саен ялга кайтып йөрде. Авылда Хәлиме дә булгач, ничек тә еш кайтырга тырышты. Кызы кешегә артыгын ышана иде, шул үзен бәлагә тарытты да инде... Бер китүендә югалды да куйды. “Кеше энә түгел, табылыр әле”, – дип, әй эзләделәр, тик юкка гына. Полиция белән дә, башка юллар белән дә эзләттеләр, ни үле гәүдәсе, ни үзен күргән-ишеткән кеше табылмады...

Инде менә әтисе дә кызын көтә, торгач, вафат булды. Ә Халидә апа, шушы төшләренә алданып, һаман көтә әле кызын, көтә. Ул белә, кызы исән, барыбер бер кайтачак! Тик кызы кайтканын көтеп алалырмы соң?

Бүген менә тагын Хәлим кереп, эшләрен эшләшеп, утынын ярып чыгып китте. Рәхмәт инде шул балага, атна саен бер керми калмый, хәл белешеп, ярдәм итеп тора.

— Сезгә кереп, шушы юкәләрегез янында басып торсам да, Гөлнә¬зирәмне күргәндәй булам, йөрәгемә дәва, — ди ул Халидә апага. Үзе елмаеп сөйләшергә тырышса да, күзләре тулы моң гына...

Унбиш ел инде Халидә апаның авыр язмышын уртаклашып яши Хәлим. Ярый, шушы бала бар әле, әгәр ул булмаса, авыр чакларында кемгә дәшәр иде? Ире бакыйлыкка күчкәч, мал-туарын да бетерде Халидә апа, бары ун тавыгы да, бер әтәче генә бар аның. Аларны да бетерсәм, тормышымның яме калмас. Ул бит нигеземдә тормыш¬ның тукталмавын дәлилли, дип уйлый Халидә апа.

Кызы өчен өзгәләнеп яши торгач, тәмам бетеренде карчык. Дәваханәләрдә дә ятты, тик дәвасы гына вакытлыча шул.

Беркөнне Хәлим төшендә Гөлнәзирәне күргән – озын чәчен тарый икән... Төштә озын чәч күрүне саулыкка, шатлыкка юрыйлар. Кызы исән, барыбер кайтачак. Бүген менә Халидә апа да таң сызылганда гына төш күрде. Иртәнге төш рас керә, диләр. Гүя кызы Гөлнәзирә янында гына кебек: “Миңа яңадан канатлар үсте, читлегемнең ишеген ачарга ачкыч таптым инде, көт, әнием, тиздән мотлак кайтып җитәчәкмен!” – диде! Шушы төшенә әй шатланды инде Халидә апа, Хәлимгә дә хәбәр итте, аның белән икәүләп өйне җыештырдылар. Аннары әллә нинди эчке бер дәрт белән, әйтерсең лә гаиләсе тулы чаклары әйләнеп кайткан, яшьлек җырын көйли-көйли, мич ашлары пешерде. Хәлим мунча ягышты. Әкрен генә, кайнар итмичә генә мунча да кереп чыкты Халидә апа. Аннан бер чынаяк чәй эчеп алгач, диванына ял итәргә ятты...

Һәм менә хикмәт, ул ятып күп тә тормады, өй янына ниндидер машина килеп туктаганы ишетелде. Аннан соң капка шыгырдады... Әйе, чын, кемдер ашыгып кереп килә иде! Халидә апа тыны белән суырып алырдай булып керүчене көтте...

Әй, язмышлар... Инде үлде, дип йөргән кешеләр дә, ризыгы өзелмәсә, туган йортына бер кайтмаса, бер кайта икән! Менә ишек ачылып китте дә, аннан... югалган кече кызы килеп керде! Яшь ханым сумкасын ташлады да: “Әни, әнкәем!” – дип, әнисен исән-имин күрүгә сөенеп, аны кочып алды... Бу очрашуны дистә еллар буе минутлап санап көткән Халидә апа шатлыктан: “Кызым, күз нурым, кайттыңмы? Мин сине көттем бит, бәләкәчем, белдем бит кайтырыңны!” – дип, сөенечле сүзләрен генә әйтә алды... Шул минутта сөенечтән буынсызланып кызының кочагында сыгылып төште... Ул бары кызының кайтканын гына көткән иде...

Ә тормыш дәвам итә, әнә радиодан җыр агыла: “Кайгыларга кем дә түзә, бәхеткә түзеп кара...”

Инде менә кайгылары артка чигенгәч, тормыш күген бәхет кояшы яктырткач кына яши алмады Халидә апа. Ул бит бу мизгелне ничек көткән иде... Сынау артыннан сынаулар кичереп тузган йөрәк кинәт килгән сөенечне күтәрә алмады...


Гөлсимә ЗИННӘТУЛЛИНА-ХАЛИКОВА.

Борай районы.

“Кызыл таң”.


Читайте нас: