Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
30 сентябрь 2019, 02:00

Галимнәр чәй пакетларының хәвефле булуын ачыклады

Канададагы Макгилл университеты тикшеренүчеләре, чәй пакетын кайнар суга салгач чәйгә миллиард микро һәм нанопластик бөртекләре эләгә, дип белдергән.

Канададагы Макгилл университеты тикшеренүчеләре, чәй пакетын кайнар суга салгач чәйгә миллиард микро һәм нанопластик бөртекләре эләгә, дип белдергән. Бу турыда Environmental Science & Technology хәбәр итә. Алар бер генә пакеттан да чәйгә якынча 11,6 миллиард пластик микробөртекләре һәм 3,1 миллиард нанобөртекләр чыга, дип билгели.


Галимнәр әйтүенчә, бу башка төр эчемлекләрдә һәм азыкта табарга мөмкин булган саннан күпкә артыграк.

Белгечләр пакетларны алып ташлап чәйне биш минутка кайнар суга салып торган, дип аныклап әйтелә.


Моннан соң тикшеренүчеләр суны фильтрдан үткәргән һәм файдаланылган пакетларны микроскоп аша караган.

Суда булган нанобөртекләр анда чәйне пешергәндә генә барлыкка килгән.


Автор: Люция Филипова.

Чыганак: «Газета.Ru».

Фото:pixabay.
Читайте нас: