Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
1 октябрь 2019, 02:00

Октябрь

Октябрь – көзнең икенче ае. Халык телендә бу мизгел “Кара көз” дип тә йөртелә.

Октябрь – көзнең икенче ае. Халык телендә бу мизгел “Кара көз” дип тә йөртелә. “Карача килми көз булмас” дигән әйтем дә бар. Табигать сарылы-кызыллы күлмәген киде, бакчаларда яшелчә-җимешләр, кырларда игеннәр җыелды, урамнар-юллар пычрак, баткак. Күпчелек көннәр болытлы, томанлы.


Октябрь – календарьда унынчы ай. Ә марттан башлана торган элекке календарьда ул сигезенче ай булган. Аның исеме дә латинча “сигез” (окто) сүзеннән. Татар халкының җирле календаренда октябрь озак вакытлар “чөк ае” дигән исем йөрткән. Соңрак аны “келәү ае” дип атый башлаганнар. Чөнки элекке болгар телендәге “чөк” шул ук келәүне (теләү) аңлаткан. Бу ай борынгы бабаларыбызның мәҗүси аллаларга дога-теләкләр багышлау, корбан китерү ае булган.

Октябрьнең уннарында үсемлекләр үсүдән туктала. Тәүлеклек температура плюс 5тән дә түбәнрәк төшә, ә ай азагында 0 градустан түбәнәя, кайбер елларда октябрь суыклары 20-25 градуска җитә.


"Кызыл таң".


Фото:pixabay.


Читайте нас: