Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
3 октябрь 2019, 02:00

2019 ел ахырына азык-төлеккә хаклар 3,5 процентка артачак

Йомырка, шикәр һәм кош итенә хаклар сизелерлек артачак, дип билгеләнә.

2019 ел ахырына азык-төлеккә хаклар 3,5 процентка артачак. Бу турыда «Известия» хәбәр итә.


Йомырка, шикәр һәм кош итенә хаклар сизелерлек артачак, дип билгеләнә. 2019 елның сигез аенда азык-төлек хаклары 1,7 процентка арткан.


Ваклап сату компанияләре ассоциациясендә (АКОРТ), хакларның күтәрелүе инфляция дәрәҗәсен артып китми, дип ассызыкладылар.


Тавык итенә һәм йомыркага хакларның артуын – мал азыгының сезонлы кыйммәтләнүенә, ә шикәрнең хакы артуын чималның үзкыйммәте, ягулыкка чыгымнарның һәм производство чыгымнарының артуына бәйләделәр.


Автор: Люция Филипова.

Чыганак: «Газета.Ru».

Фото:pixabay.
Читайте нас: