Әлшәй хәбәрләре
-11 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
4 октябрь 2019, 02:00

Кыядагы серле шәһәр

Испаниянең көньягында, борынгы базальтлы кыялар арасында гаҗәеп шәһәрчек яшеренгән — Сетениль-де-лас-Бодегас. Мондагы урамнар һәм йортлар өстендә гаять зур ташлар эленеп тора.

Испаниянең көньягында, борынгы базальтлы кыялар арасында гаҗәеп шәһәрчек яшеренгән — Сетениль-де-лас-Бодегас. Мондагы урамнар һәм йортлар өстендә гаять зур ташлар эленеп тора. Мизгел эчендә ишелер кебек. Тик борчылырга урын юк, гигант кыялар тирән йокыда һәм бер хәрәкәтсез миллионлаган ел шул халәттә тора.


Сетениль-де-лас-Бодегас шәһәре Андалусия кыялары арасында 8 гасырдан артык яши. Ләкин монда 25 мең ел элек тә яшәгәннәр дип сөйлиләр. Шәһәр Кадис дигән Испания провинциясенә карый һәм Ронда шәһәреннән ерак түгел яссы таулыкта урнашкан. Монда машина белән генә барып җитәргә була, автобусларда экскурсияләрне сирәк үткәрәләр.

Биредә бөтен җирдә таш: аяк астында, диварларда, хәтта баш өстендә дә. Шәһәрдә яшәүчеләрнең йортлары – киңәйтелгән һәм ныгытылган табигый тау куышлары. Ләкин цивилизациядән артта калган шәһәр түгел бу. Заманча технологияләр уникаль ландшафт белән бик уңышлы ярашкан.


________________________________________

Шәһәрнең зурлыгы — 82 квадрат километр. Бүген монда 3 меңгә якын кеше яши. Таш кыйпылчыклары өйләргә бәреп кереп, интерьер өлешенә әйләнә монда. Кыя электән үк ныклы калкан булган, шәһәр халкын ул бүген дә саклый: кышын каты җилләрдән яшерә, җәен исә эсседән коткара.

________________________________________


Шәһәр зур бер декорация кебек, әйтерсең дә ниндидер билгесез оста шаяртып, теләсә нинди сыннар ясарга булган. Таш канатлары астыннан узганда куркыта – ә ишелсә? Туристлар курка-курка тоннельләрне йөгереп чыкса, шәһәрдә яшәүчеләр шул ташлар астында машиналарын да калдыра. Базальт кыялар үз ныклыгын күптән дәлилләгән – аларга милекне дә, гомереңне дә ышанып тапшырырга була.

Шәһәр халкы һәрвакыт гаҗәеп кыюлыгы белән аерылып торган. Тарихка күз салсак, алар Рим гаскәрләренең һөҗүменә батырларча нык торган, дошман аларның блокадасын 15нче көндә генә бәреп кергән. Шәһәр исеменең беренче өлеше шуннан килеп чыккан да инде — “Сетениль” “septem nihil” фразасыннан барлыкка килгән, “җиде тапкыр нәтиҗәсез” дигәнне аңлата. Әйе, Рим гаскәрләре шәһәрне алыр алдыннан нәкъ 7 һөҗүм ясаган.

Атаманың икенче өлеше — “де-лас-Богедас” (“шәраблы”) күпкә соңрак, ХV гасырда монда кыйммәтле шәраб җитештерелгән чорда барлыкка килгән. Аларның уникаль рецептларын урындагы виноград үстерүчеләр бүген дә саклый. ХХ гасырда шәһәр ит продукциясе җитештерү белән таныла. Шуңа күрә Сетениль-де-лас-Богедаска эләккән кешегә, һичшиксез, чоризо – милли кухняның горурлыгы булган казылык тәкъдим итәчәкләр. Тәмлетамаклар өчен дә төрле баллы камыр ризыклары пешерүче кафелар җитәрлек монда.

Шәһәрнең зурлыгы — 82 квадрат километр. Бүген монда 3 меңгә якын кеше яши. Таш кыйпылчыклары өйләргә бәреп кереп, интерьер өлешенә әйләнә монда. Кыя электән үк ныклы калкан булган, шәһәр халкын ул бүген дә саклый: кышын каты җилләрдән яшерә, җәен исә эсседән коткара.


Алсу Нуриманова.


“Кызыл таң”.



Читайте нас: