Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
17 октябрь 2019, 02:00

Ясалма ит тә була икән

Авыллар бетә, шәхси хуҗалыклар аз кала, дип кайгырасы түгел хәзер.

Авыллар бетә, шәхси хуҗалыклар аз кала, дип кайгырасы түгел хәзер. Озакламый авыл продукциясенең ясалма аналогы барлыкка киләчәк. Ә менә аларның кеше сәламәтлегенә зыяны булырмы, монысы инде сер булып кала.

Әле Русия галимнәре лаборатория шартларында ясалма ит җитештереп караган.


Итне бәләкәй генә тукыма кисәгеннән үстергәннәр. Әлегә ит җитештерү технологиясе искиткеч кыйммәт, тәүге ясалма итнең 40 граммы 900 мең сум икән. Белгечләр, биш елдан лабораториядә эшләнгән сыер итенең бер килограммы 800 сум булачак, ди.

Ясалма итнең кеше өчен зыяны юк, саклау вакыты да гадәти иттән ике тапкырга күбрәк, дип белдерә галимнәр.


Фото:pixabay com.

"Йәшлек" гәзитеннән.
Читайте нас: