Әлшәй хәбәрләре
-10 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
25 октябрь 2019, 02:00

Кар явачак, әзер булыгыз!

Киләсе сишәмбедән республикада сизелерлек суытачак.

Киләсе сишәмбедән республикада сизелерлек суытачак.


Бу яллар һәм алдагы атнаның дүшәмбесе быелгы көзнең соңгы җылы көннәре булыр, күрәсең.

Сишәмбе иртәсе безне гаҗәпләндерер – 0 градус көтелә. Бу көнне көндез дә 2 градуска кадәр генә җылытачак. Ә чәршәмбе 2 градус салкын һәм кар көтелә.


Ә әлегә бу ялларда 12 градус җылы вәгъдә итәләр. Шимбә явым-төшем юк, якшәмбе яңгыр яумакчы. Ул дүшәмбе дә дәвам итәчәк.


Атнаның беренче көнендә кичкә инде суыта башлаячак. Ә аннан соң инде кышны каршылый башларга әзер булыгыз!


"Кызыл таң".

Фото:pixabay.com



Читайте нас в