Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
12 ноябрь 2019, 02:00

9 метр биеклектән төшкәндә, баласын кочагына алып, коткара

Чит илләрнең берсендә 23 яшьлек хатын 8 айлык баласы белән күпердә автоһәлакәткә юлыга.

Чит илләрнең берсендә 23 яшьлек хатын 8 айлык баласы белән күпердә автоһәлакәткә юлыга. Бәхеткә, аларның сәламәтлегенә зыян килми. Полиция хезмәткәрләрен көтеп торганда алар, ераграк китеп, күпер читенә барып баса.


Хатын терәлеп торган тимер коймаларның урыныннан купкан булуын белми. Шулвакыт кулына баласын тотып торган хатынны машина бәрдерә. Ана белән бала 9 метр биеклектәге күпердән асфальт җиргә килеп төшә. Әмма төшкән вакытта хатын баласын аяклары белән кочаклап ала һәм башын тота.


"Ашыгыч ярдәм" машинасы килгәндә, баланың маңгаенда аз гына сыдырылган эз була. Ә хатынның, сул аягы өзелә, уң аягы, берничә кабыргасы сына, умыртка сөяге 9 җирдән ярыла һәм эчке органнары зыян күрә.

Хатынга 14 операция кичерергә туры килә. Берничә ай дәваханәдә яткач, ул протез белән аякка баса. Сызланулардан әле дә җәфаланган хатынга яшәү көчен кечкенә улы бирә.


"Кызыл таң".
Читайте нас: