Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
28 ноябрь 2019, 16:20

Кыпчак-Аскарда хәйрия концерты узды

Һәр авылның үз проблемалары бар.

Һәр авылның үз проблемалары бар. Актив һәм тату авыл халкы, төрле программаларда катнашып, аларны бергәләп хәл итәргә тырыша. Ә кайбер урыннарда мондый мәсьәләләргә иҗади карыйлар. Кыпчак-аскарлылар – моның чагу үрнәге.
Аларның хәйрия чаралары үткәрү тәҗрибәсе бар. Былтыр монда авыл мәчетенә ярдәм йөзеннән хәйрия концерт узган иде. Ул вакытта җыелган акча иман йортына газ кертүгә юнәлтелде. Ә быел исә акчаны зират эшләренә тотынырга карар ителде. Мондый тәкъдимне малтабар, активист, мәчетне карап тәртиптә тотучы Вәлимә апа Газизова кертте. Аның нияте – урындагы сәнгать осталарының концертын оештырып, зиратта җирләү кирәк-яракларын саклау өчен бәләкәй өй төзүне тәмамлауга һәм перфоратор сатып алуга ярдәм итү. Аның бу тәкъдимен авыл кешеләре дә, авыл Советы, клуб хезмәткәрләре, урындагы үзешчән сәнгать осталары хуплап каршы алды. Тирә-як авылларда яшәүче якташлары да туган сәхнәдә чыгыш ясау теләген белдерде.
-Концерт бик матур үтте. Залда йөзгә якын тамашачы җыелды. Чарага килүчеләр һәр җырчының чыгышын көчле алкышларга күмде. Себердән әти-әнисенә отпускка кайткан якташыбыз Фаил Садыйков билет сатудан җыелган биш мең сумга якын акчага тагы да шунча сумма өстәде. Зур рәхмәт аңа! Җырчылар Фәнис Батталов, Инсия Зәйнуллина, Фәнзилә һәм Фәрвәз Әхмәтовлар, Вәлимә Газизова, Гөлнур Миңнеголова, Равил Шәйморатов һәм концертны алып баручы Рәмзия Иманголова, барлык тамашачыларга рәхмәт белдерәбез, - ди авыл мәдәният йортының художество җитәкчесе Гөлгенә Татлыбаева.

Читайте нас: