Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
4 декабрь 2019, 18:15

Тары гомерне озайта?

Һәркемнең озак һәм бәхетле яшисе килә. Тик гомерне ничек озайтырга? Шушы сорауга җавап эзләп , инглиз табибы Маккарисон Азиянең көньягындагы Һималай тау итәкләрендә гомер итүче Хунза кабиләсенең тормыш-көнкүреше белән танышкан.

Һәркемнең озак һәм бәхетле яшисе килә. Тик гомерне ничек озайтырга?
Шушы сорауга җавап эзләп , инглиз табибы Маккарисон Азиянең көньягындагы Һималай тау итәкләрендә гомер итүче Хунза кабиләсенең тормыш-көнкүреше белән танышкан.
Хунзалар диңгез биеклегеннән 2 мең метр биеклектә яши. Көләч, шат күңелле, озын гомерле халык. Күпчелеге, бернинди авыруны белмичә, эшкә сәләтен югалтмыйча, йөзгә хәтле яши. Табиблар да юк ул якта, чөнки беркем дә чирләми.
Доктор Маккарисон бу кабиләнең ничек туклануына игътибар иткән. Хунзалар башлыча җиләк-җимеш, яшелчә һәм кыяклы үсемлекләр белән туклана икән. Яшелчәләр арасында иң яратканнары – шпинат. Аннары – салат, шалкан, кишер, кәбестә, борчак, кабак, фасоль.
Сахара чүленең ташлы туфрагында яшәүче Табу кабиләсе дә озын гомерле. Алар тулысынча вегетарианнар, ягъни, ит ашамыйлар.
Табулылар, нигездә, тары боткасы белән тукланалар. Иртән тарыдан пешерелгән көлчә белән чәй эчәләр, көндез исә бер уч хөрмә һәм салкын чишмә суы, кичен кокос мае салынган тары боткасы ашыйлар. Озын-озак гомерләре дәвамында алар тик шулай гына тукланалар. Үзләре һич авырмыйлар да, аяк-куллары да нык, тешләре мәрҗәндәй ап-ак. Әйткәндәй, аларның йөз яшен тутырган кешеләренең дә тешләре коелмый икән.
Фото: lk.kikimarket.ru
Читайте нас: