Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
9 декабрь 2019, 14:15

Роза Сябитова Лариса Гузеевага зарланган

«Давай поженимся» тапшыруы алып баручысы Роза Сябитова Инстаграмда үзенең коллегасы Лариса Гузеевага зарланган.

«Давай поженимся» тапшыруы алып баручысы Роза Сябитова Инстаграмда үзенең коллегасы Лариса Гузеевага зарланган.
“Безнең тапшыруда мин – бокс грушасы. Лариса Гузеева мине төрлечә “дөмбәсли”, - дип язган Сябитова һәм моны исбатлаган кыска-кыска видеолар урнаштырган.
Видеоларда Гузеева димче Сябитовага “глухая тетеря”, “подколодная змея” дип эндәшә. “Үтерәм” дип тә яный. Аннары “Мин таза. Әмма миннән дә симезрәкләр һәм оятсызраклар бар”, дип өсти. Сябитованың моңа һушы китүен күреп тынычландыра, “син түгел инде” дигән булып.
Әмма Сябитова коллегасына үпкәләмәвен әйтә, чөнки Гузеева “моны ихлас мәхәббәт”тән эшли. “Мин дә сине яратам, Ларисочка!”, - ди билгеле димче.
“Давай поженимся!” тапшыруы эфирга 2008 елдан бирле эфирга чыга. Күптән түгел генә түбән рейтинглары аркасында аны ябыла дип сөйлиләр. Роза Сябитова исә шоу ябылмас дигән өметтә кала, ябылган хәлдә дә ул Youtube-та чыгачак дип вәгъдә итә.
Фото: liganews.net
Читайте нас: