Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
11 декабрь 2019, 13:10

Кем ул “Мисс Вселенная”?

Быел “Мисс Вселенная” халыкара гүзәллек бәйгесендә ЮАР вәкиле Зозибини Тунзи җиңгән.

Быел “Мисс Вселенная” халыкара гүзәллек бәйгесендә ЮАР вәкиле Зозибини Тунзи җиңгән.
Бу хакта конкурсның "Twitter"дагы аккаунтына сылтама белән "РИА Новости" хәбәр итә. Русия чибәре Алина Санько оештыру эшләрендә һәм виза ясауда килеп чыккан авырлыклар аркасында Америкада узган чарада катнаша алмаган.

“Мисс Вселенная” конкурсы быел Американың Джорджия штатында Атланта шәһәрендә узды. Икенче, өченче урыннарны Мексика һәм Пуэрто-Рико кызлары алган. Конкурсның рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, Зозибини Тунзи гендерларга карата көч куллануга каршы көрәш белән шөгыльләнә.
Русия гүзәле Алина Саньконың оештыру эшләрендә һәм виза ясауда килеп чыккан авырлыклар аркасында Америкада узган чарада катнаша алмавы бик кызганыч. Бәлки, иң югары бүләккә нәкъ менә ул лаек булыр иде! Алина 14 декабрьдә Лондонда узачак “Мисс Мира” бәйгесенең финалында катнашачак.
Фото: социаль челтәрләрдән.
Читайте нас: